Monday, March 30, 2009

History Of The Mongol Empire


Polonya Tartarlari (Polish Tatars)

Polonya Tartarlari
(Polish Tatars)

Embassy of the Polish Republic in Ankara,Turkey

Lipka Tatars of the White Horde of Caledonia.

the internet site of the Lipka Tatars of the White Horde of Caledonia.

Every now and then, I find a new website that lifts my brow. This site is intriguing.

Tatar Singing Group Concert For Women March 29 2009

Here's a rough unedited video, not including Dilare Apa at the Piano, which would be nice to see, nor the video presentation, which is out of camera sight. There was a professional videographer hired. This is NOT that video. This is just my stationary camera in the corner until it runs out. The video is one hour, two minutes, and in order to stream on the Internet, it's been squashed to divx. The programs have been scanned, but not too well.



Saturday, March 28, 2009

Crimean Tatar Wedding Procession?

This image is titled "Tatar Wedding 1849"

Uzbek Language




Uyghur Language

Turkmen Language


Tajik - Tadjik Language




Kyrgyz Language


Kazak Language



Tatar Independence - Fevziye Bayramova

Тарихи Корылтай
Fevziye Bayramova
1552 елда үзенең дәүләтчелеген югалткан татар халкы яңадан бәйсез дәүләтен торгызырга беркайчан да өметен өзмәде. Башта ул аңа кораллы юл белән ирешергә теләде, әмма таркалган милләтне тупларга, ныклап аякка баскан Россияне җиңәргә татарның көче җитмәде. Инде узган гасырда Россиядә бераз гына демократик якка үзгәрешләр булу белән, татар халкы хокукый юл белән үз хокукларын таләп итә башлады. 1905-1906 елларда уздырылган беренче мөселман корылтайлары, шул елларда төзелгән татарның беренче сәяси партияләре, 1917-18 елларда шаулап үткән милли корылтайлар, татар халкының Милләт Мәҗлсен төзү, Милләт идарәсен оештыру, "Идел-Урал штаты" игълан итәргә әзерләнү - болар барысы да татар халкының бәйсезлек юлында хокукый адымнары иде. Әмма 70 елга сузылган коммунистик режим татар халкының бәйсезлеккә омтылышын таш белән бастырып куйды, милләтебездән телсез, динсез, рухсыз совет кавеме ясауны максаты итте. Бары тик бу режим җимерелә башлагач кына татар халкы үзен бастырып куйган ул таш астыннан чыга алды, милләтнең исән калган акыл ияләре тагы корылтайлар җыеп, тагы дәүләт бәйсезлеге мәсьәләсен күтәрделәр. 1989, 1990, 1991, 1992 елларда уздырылган һәр милли корлытайда татар халкының дәүләт бәйсезлеге мәсьәләсе куелды, бүгенге көндә дә татар милли хәрәкәтенең төп максаты - Татарстанның дәүләт бәйсезлеге, милләтебезнең азатлыгы.
Шушы корылтайлар исемлегенә кермәгән, әмма милләтебез өчен аеруча әһәмияткә ия булган тагы бер тарихи корылтай бар, ул - Икенче Бөтенья сугышы вакытында Германиягә әсирлеккә төшкән "Идел-Урал" легионы татарлары корылтае. Ул 1944 елның 4-5 мартында Германиянең Грайфсвальд шәһәрендә була, һәм анда милләттәшләребез Идел-Урал халыкларының дәүләт бәйсезлеген игълан итәләр. Бүгенге көндә бу корылтай турында бик аз беләләр һәм язалар, ул нигездә тарихчыларның гына өйрәнү объекты. Әмма рус, алман, хәтта татар тарихчылары да Грайфсвальд корылтаена тискәре бәя бирәләр, бу татарларны дошман белән хезмәттәшлек итүдә һәм тормышка ашмаслык эш белән шөгыльләнүдә гаеплиләр. Бу темага иң куп архив материаллары туплаган һәм иң җентекле хезмәтләр язган тарихчы Искәндәр Гыйлаҗев та легиончыларның бу адымын "авантюра" дип атый, "Германиянең, СССРны җиңгән очракта, бәйсез төрки дәүләтләр төзүгә бернинди омтылышы булмавын" күрсәтә, алманнарның җиңүенә ышанып татарның бәйсезлеген игълан итүчеләрне "сәяси сукырлыкта" гаепли. (Искандер Гилязов. Легион "Идел-Урал". - Казань, 2005, стр. 276-283, 383.)
Язучы Рафаэль Мостафин да Грайфсвальд корылтаена бәя бирүдә Искәндәр Гыйләҗевтан ерак китми, ул татарларны "портфель бүлешүдә" гаепли, татарларның җитәкчесе Шәфи Алмаздан һәм башка милләтпәрвәрләрдән мыскыллап көлә һәм нәтиҗә ясап: "Наконец-то они оформились в «настоящий" национальный комитет - нечто вроде эмигрантского правительства!" - дип яза үзенең "Идел-Урал" : взгляд из Германии" дип аталган мәкаләсендә. (Тәрҗемәсе: "Ниһаять алар «чын" милли комитет булып оештылар - мөһаҗирлектәге хөкүмәт сыманрак" . - Журнал "Гасырлар авазы" - "Эхо веков", 1995, май саны, 146 бит.)
Күрәсез, татар тарихчыларының һәм язучыларының "Идел-Урал" корылтаена биргән бәяләре уңай түгел. Гомумән, татар матбугатында бу тарихи корылтай турында мәгълүмат бик аз, булганы да органнар иләге аша үтеп, сөзеп кенә бирелә. Сугыш вакытында алманнарга әсирлеккә төшкән, аннан "Идел-Урал" легионында хезмәт иткән, илгә кайткач, Сталин төрмәләрендә газап чиккән Гарәф Фәхретдинов та бу корылтайда катнашкан була һәм болай дип язып калдыра:
"Бишенче корылтай. 1944 елның яз башы иде. Хәрбиләрчә тиз генә җыенып, "Идел-Урал"ның бишенче корылтаена катнашырга дип, "Гроссен Дойчланд"ка (Бөек Германия) китеп бардык....
Корылтайны Гариф Солтан ачты. Гимн уйналды. Көчле алкышлар яңгырады. Менә мөнбәргә "президент" Шәфи Алмаз күтәрелде. Габдрахман ага алдагы корылтайларның Кытайда, Төркиядә, ә бу - бишенче корылтайның Алман илендә ачылуы хакында әйтте. Халкыбызның тарихына тукталды. Илебезне кызыл чүпрәклеләрдән азат итәчәкбез, мөстәкыйль дәүләт төзиячәкбез, яшәсен Идел-Урал дәүләте дип сүзен тәмамлады. Президиумнан нимец кунаклары да чыгып сүз әйттеләр. Соңыннан инде Гариф Солтанов татарча һәм нимесчә нотыклар сөйләп, корылтайны япты. Тагын гимн уйналды." (Кайда минем илем? - Казан, ТКН, 1996, 43-44 битләр.)
Татар матбугатында бу корылтай турында башкача мәгълүмат булмады дияргә була. Югыйсә бит анда бик мөһим мәсьәләләр күтәрелә, җитди карар һәм мөрәҗәгатьләр кабул ителә, зур оештыру эшләре башкарыла. Иң мөһиме - татар легионерларының һәм мөһаҗирләренең бу корылтаенда мөстәкыйль Идел-Урал милли дәүләте игълан ителә! Татар ир-егетләре, әсирлек шартларында да, хәтта Гитлерның үзенә ияреп булса да, Татар Илен, Идел-Уралны большивизм богауларыннан азат итәргә, халкыбызга бәйсезлек алып бирергә карар кылалар! Бәлки шуңа күрәдер дә совет матбугатында бу корылтай турында бары тискәре итеп кенә яздылар, хәзер дә шундый караш дәвам итә. ФСБ бу теманы һаман да үз карамагында, үз кешеләре кулында тота, шуңа күрә башка төрле фикерне алар дөньяга чыгармаска тырышалар.
Әмма хакыйкатьне таш белән бастырып куеп булмый, ул барыбер дөньяга бәреп чыгачак. Моннан 65 ел элек уздырылган тарихи корылтай материаллары белән дә шулай булды - алар минем кулыма үзләре килеп керде. 2008 елның октябрь аенда Германиягә баргач, Мюнхен шәһәрендә яшәүче милләттәшебез, шушы корылтайны үзе оештырып йөргән Гариф Солтан миңа "Идел-Урал Корылтае" дип аталган брошюраны бирде. Бу зур булмаган китапта, яңалиф латин хәрефләре белән, 1944 елның 4-5 мартында Германиянең Грайфсвальд шәһәрендә уздырылган Идел-Урал Корылтаеның материаллары, барлык чыгышлар, карар һәм мөрәҗәгатьләр бастырылган иде. Тарихчы өчен моннан да зур табышның булуы мөмкинме?! Бигрәк тә - милли азатлык хәрәкәтен өйрәнүче һәм үзе дә шул көрәштә башлап йөрүче татар сәясәтчесе өчен! Мин бу хезмәтне ныклап өйрәнергә тотындым, Гариф абыйның үзеннән дә күп мәгълүмат алдым һәм белгәннәремне башкалар белән дә уртаклашырга булдым. Әмма бу тарихи корылтай турында сөйләүгә күчкәнче, мин "Идел-Урал" легионы турында да бераз мәгълүмат биреп үтүне кирәк дип таптым.
Билгеле булганча, сугышның беренче көннәрендә үк миллионлаган совет сугышчылары алманнарга әсирлеккә төшә, алар арасында татарлар да күп була. 1941 ел ахырында 3 миллионнан артык совет сугышчысы Германия тоткыны була, сугыш ахырында бу сан инде 5 миллионга җитә. Көнчыгыш Европаның төрле илләрендә тоткынлыкта яткан бу әсирләрдән, беренче чиратта, урыс булмаган милләт вәкилләреннән, Германия ягында сугышу өчен легионерлар туплый башлыйлар. Беренчеләрдән булып 1942 елның башында Кавказ халыкларының легионнары, аннан инде 1942 ел барышында Төркстанлылыр һәм Идел-Урал халыклары вәкилләренең дә легионнары төзелә. Шушы вакыт эчендә төрле милләт вәкилләреннән булган әсирләрне лагерьлар буенча барлау, аерым туплау һәм легион өчен әзерләү эше алып барыла. Хәер, бу эш сугыш беткәнче дәвам итә, әмма ул вакыта инде легионнар формалашып беткән булалар һәм төрле фронтларда Германия ягында сугышларда катнашалар.
Татар әсирләрен аерым туплау 1941 елның көзендә башланса да, ул аерым легион булып бер елдан соң гына формалашып бетә. Шунысын да әйтергә кирәк, бу тоткыннарны барлап, аларга әсирлектән котылырга, исән калып милләткә хезмәт итәргә милләттәшебез профессор Әхмәт Тимер зур ярдәм итә. Сугыш алдыннан гына Һамбург университетында төрки телләр буенча докторлык диссертациясе яклаган Әхмәт Тимер Көнчыгыш министрлыкта татар мәсьәләсе буенча төп белгеч була һәм алманнарда милләтебезгә карата хөрмәт уятуда зур этәреч ясый. Әхмәт Тимер 1942-1943 елларда 15 әсирләр лагерында булып, ике меңнән артык татар-башкортны, чуаш-мариларны үлемнән коткара. (Бу хакта тулырак мәгълүматны Әхмәт Тимернең 1998 елны Анкарада басылып чыккан " 60 ел Алманиядә" китабыннан табарга була.)
Төрки-татарларны башка әсирләрдән аерып алырга 1941 елның 25 июлендә Германиягә килгән төрек сәясәтчесе Нури Киллигиль дә тәкъдим итә. Ул Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында Германиягә әсирлеккә төшкән төрки-татарлар өчен аерым лагерь булганлыгын, соңыннан аларның Төркияне яклап сугышуларын мисалга китерә. Дөрестән дә, милләттәшебез Габдрәшит Ибраһимов Төркия сәясәтчеләре белән киңәшеп, татар әсирләре лагеры Вюсендорф мәчетендә имам булып тора һәм 1916 елны 2 мең татар-башкорт әсирен атка атландырып, Төркиягә алып кайтып китә. Һәм Икенче Бөтенья сугышы вакытында бу тарих тагы кабатлана.
Нәтиҗәдә, 1942 елның 1 августында Гитлер Идел буе татарларының, башкортларның, шулай ук татарча сөйләшүче чуаш, мари, удмурт һәм мордваларның аерым легионын төзү турында приказга кул куя. Аларны, нигездә, партизаннарга каршы көрәштә файдаланырга тиеш булалар. Шушы елның 6 сентябренә инде татар легионы төзелеп бетә һәм аңа үз байрагы тапшырыла. Шунысын да әйтергә кирәк, легионның байрагында да, төрки-татар легиончыларының җиңнәренә таккан тамгаларында да "Идел-Урал" эмблемасы була, ул - яшел һәм күк җирлектә кисешкән ук һәм хәнҗәр, ә өстә карага ак белән латин әлифбасында "Идел-Урал" дип язылган. "Идел-Урал" легионының төп базасы Польша территориясенә урнашкан Едлино лагерында була, моннан тыш тагы Седльце, Демблин һәм башка урыннарда да лагерьлары эшләп килә.
Гариф абый Солтанның әйтүенчә һәм кайбер рәсми чыганаклардан да күренгәнчә, "Идел-Урал" легионында төрле чорда 40 меңнән 60 меңгә кадәр легиончы була һәм аларның күпчелеген татарлар тәшкил итә. Татар легиончылары арасында капитан, майор, полковник, хәтта генерал дәрәҗәсендә хәрбиләр булса да, "Идел-Урал" легионы белән җитәкчелек итәргә алман подполковнигы фон Зеккендорф билгеләнә. Татар энциклопедия сүзлегеннән күренгәнчә, бу гаскәри берәмлектә барлыгы 7 батальон булып, легиончылар Европада, Белоруссиядә һәм Украинада партизаннарга каршы сугышка җибәрелә һәм күпчелеге партизаннар ягына чыгып, Германиягә каршы көрәшә башлый, диелгән. Бу, әлбәттә, дөреслеккә туры килми, чөнки сугышка озатылган татар легиончылары барысы да коралларын алманнарга каршы борган булсалар, Германиядә калган легиончыларның барысын да тиз арада концлагерьларга озаткан булырлар иде. Ә "Идел-Урал" легионы сугышның ахырына кадәр тулы тормыш белән яши, Бельгия, Франция, Голландия, Польшада хәрби операцияләрдә катнаша, татарча газета-журналларын, китапларын чыгара, милли ансамльләрен эшләтә, үзләре өчен бирелгән махсус ял йортларында ял итә, корылтайларын уздыра...
- Татар легионерларының 3 ял йортлары бар иде, монда профессор фон Менденең ярдәме зур булды, - дип искә ала Гариф абый ул көннәрне. - Алман гаскәриләре сугыштан ял алып, өйләренә кайтып хәл җыеп китәләр иде, шундый ук мөмкинлекне татарларга да бирделәр. Моннан тыш Көнчыгыш министрлык каршында татар комитеты эшләп килде, анда легионерлар өчен атналык "Идел-Урал" газетасы, айлык "Германча-татарча белешмә" бюллетене, "Төрек берлеге" газетасы, "Татар әдәбияты" журналы, аерым татарча китаплар басылып чыкты. Шулай ук татар легионының тынлы һәм кыллы оркестрлары, үз җырчылары, үзешчән артистлары бар иде. Алман радиосыннан татарча тапшырулар оештырылды. "Идел-Урал" легионы үзенең маршы итеп Заһидулла Яруллинның "Тукай маршы"н алды һәм аны бөтен тантаналы очракларда уйный иде. Дин тотучылар өчен дә бөтен мөмкинлекләр тудырылган иде, ислам бәйрәмнәре бик зурлап, бөтен легион белән намазлар укып уздырылды. Бу елларда Германиядә легионерчы татарлар өчен хәтта берничә урында муллалар әзерли торган мәктәпләр дә ачылды, анда теләгән кеше ислам дине нигезләрен өйрәнә ала иде. "Идел-Урал" легионының күп чаралары Коръән укып һәм милли маршлар белән башланып китә иде.
Шунысын да әйтергә кирәк, югарыда телгә алган тарихи корылтай да Коръән һәм "Тукай маршы" белән башланып китә. Легиончылар ул марш өчен махсус сүзләр дә язалар, мин аны соңыннан "Кайда минем илем?" дип аталган китапта Гарәф Фәхретдинов язмасыннан эзләп таптым.
Туган илем, Идел-Урал, син, Кояшым, бик гадел.
Бәйсезлек син алсын өчен улларың сафта хәзер.
Гасырлардан сине буган богауларны ватырлар.
Ил дошманын тар-мар итеп, туган илгә кайтырлар.
Идел-Урал, син матурсың, тугансың, бик якынсың,
Киләчәктә бетмәс шатлык белән тормыш корырсың!
"Идел-Урал" легионында хәрби яктан алманнар җитәкчелек итсә, идеологик эш Көнчыгыш министрлык каршындагы татар комитеты кулында була. Бу комитетның җитәкчеләре булып татар мөһаҗирләре Әхмәт Тимер һәм Шәфи Алмаз хезмәт итә. Алар икесе дә Төркия ватандашлары булалар. Әхмәт Тимер Төркиягә 1929 елда СССРдан качып чыкса, Шәфи Алмаз инде гражданнар сугышы вакытында ук Россиядән киткән була. Шәфи Алмазның чын исеме - Габдрахман Галиуллин, ул 1885 елда хәзерге Татарстанның Дөбъяз районында туа, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, башта Төркиядә, ә инде 1928 елдан Берлинда яши, капитал туплый. Сугыш башлангач исә алар Әхмәт Тимер белән әсирләр лагерьларында йөреп, татарларны туплый башлыйлар. Төркия ватандашлары булган бу ике татар да сәяси яктан бик әзерлекле, милли тарихыбызны, телебезне бик яхшы белгән, моның өстенә алман телен дә су урынына эчкән, татарның милли азатлыгына ахыргача тугры булып калган кешеләр. Әхмәт Тимер 1944 елның башында Төркиягә кайтып китә һәм гомере буе фән белән шөгыльләнә, ул бөтен дөньяга танылган алтаист булып өлгерә, татар, төрек, рус, кытай, алман, инглиз, француз телләрен камил белә һәм төрки халыклар буенча өч йөзгә якын фәнни хезмәт язып калдыра. Шәфи Алмаз исә 1945 елның башында Төркиягә кайтып китә, кызганычка каршы, безгә аның алга таба язмышы билгесез. Татар матбугатында, фәнендә һәм әдәбиятында Шәфи Алмаз нигездә кире яктан гына тасвирланды, аның милли азатлык өчен көрәшенә әле дөрес бәя бирелмәде.
Шулай итеп, 1944 елның 4-5 мартында Грайфсвальдта узган тарихи корылтайны, "Идел-Урал" легионы белән берлектә, Көнчыгыш министрлыкның татар бүлеге бергәләп оештыралар, анда күп кенә алман хәрбиләре, галимнәр, башка милләт вәкилләре дә катнаша. Алман архивларыннан алынган мәгълүматларга караганда, корылтайда 200 гә якын делегат катнаша. (BA - Potsdam. NS 31\31, BI. 1-8) Делегатлар татар легионнары урнашкан бөтен җирдән - Германиядән, Франциядән, Польшадан һәм башка урыннардан инде февраль азагында ук Даргибель ял йортына җыелалар һәм корылтайга әзерлек эшләрен башлыйлар. Корылтай уздыру өчен татарларга Грайфсвальд шәһәренең иң зур бинасын бирәләр, ул Идел-Урал һәм Германия байраклары һәм милли юлбашчыларның рәсемнәре белән бизәлгән була. Корылтайның көн тәртибеннән күренгәнчә, анда "Төрек-татар милли оешмасы җитәкчесе Шәфи Алмазның нотыгы, нотык буенча чыгышлар, карар һәм мөрәҗәгатьләр кабул итү, корылтай вәкилләренең герман хөкүмәте һәм герман хәрби командалыгы вәкилләре белән бердәм утырышы" каралган була һәм болар тулысынча үтәлә. Корылтайда чыгыш ясаулар һәм карар кабул итүләр, шулай ук оештыру эшләре 2 көн барса, төрле милли-мәдәни чаралар әле 10 мартка кадәр дәвам итә. Кыскасы, корылтай делегатлары һәм кунаклар 2 атна буе аралашып, үткәннәргә гадел бәя бирәләр һәм киләчәккә ныклы планнар коралар. Аларның ни дәрәҗәдә тормышка ашуы инде икенче мәсьәлә.
Корылтайны татар легионы вәкиле Айтуган әфәнде ачып җибәрә һәм кереш сүзе белән корылтай эшенә төп юнәлеш бирә һәм рух өсти:
"Туганнар! - ди ул. - Без бу Корылтайда милли азатлык көрәшебездәге бүгенге иң кирәкле чараларны билгеләп үтәргә тиеш. Татар халкы үткән дәверләрдә дөнья тетрәткән көчле милли дәүләткә ия булган. Ул - югалткан иреген даулап килгән өч-дүрт гасырлык каты көрәшләрдә үзен югалтмады. Ул - данлыклы бабаларыбызның азатлык байрагын яңадан җилфердәтергә ашкына. Уйлыйм, тарихи даныбыз һәм намусыбызны бер татар да тарихтан җуярга риза булмас! Без яшәргә хаклы, яшәрбез һәм яшәячәкбез!" (Идел-Урал Корылтае. - Берлин, 1944, 12 бит.)
Һәм шушындый көчле рух корылтайның башыннан-ахырына кадәр дәвам итә. Һәр чыгыш ясаучы төп максат итеп татар халкының дәүләт бәйсезлеген кабат торгызу мәсьәләсен куя. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бу - корылтайда гына туган фикер түгел, "Идел-Урал" газетасы битләрендә дә, легионерлар каршында чыгышларда да татарның дәүләт бәйсезлеге турында сүз кат-кат әйтелә, бу фикер мөһаҗирлектәге татарларга ныклап сеңдерелә. Германия җиңгән очракта кораллы татар гаскәренең Идел-Уралга кайтып үз бәйсез дәүләтләрен торгызачакларына беркемнең дә шиге булмый, моңа алман хәрбиләре дә үз фатихаларын бирәләр.
Корылтайда төп докладчы Шәфи Алмазның нотыгы да башыннан-ахырына кадәр татар тарихын нигез итеп алган, дәүләтчелек рухы белән көчле сугарылган, милләтнең урыс-большевиклар кул астындагы аянычлы хәлен дөрес тасвирлаган һәм бу фаҗигадән чыгу юлларын конкрет күрсәткән чыгыш була. Ул татар тарихын болгар чорларыннан башлап җибәрә, 1552 елда дәүләтчелегебезне югалту фаҗигасен җентекләп сөйли, аннан соң да татар халкының гасырлар буе милли азатлык көрәшен туктатмавын аңлата, февраль инкыйлабыннан соң барлыкка килгән Милләт Мәҗлесе тарихына туктала. Шәфи Алмаз дөрес әйткәнчә, "Идел-Урал" дәүләтен торгызу ул - Милләт Мәҗлесе карарын үтәү булып тора. Гомумән, Шәфи Алмаз һәм корлытайда башка чыгыш ясаучылар Милләт Мәҗлесе материалларын да, Гаяз Исхакыйның 1933 елда Берлинда басылып чыккан "Идел-Урал" китабын да яхшы файдаланганнары күренә, кайбер нотыкларда аның хезмәтләре җөмләсе-җөмләсе белән кереп киткән. Доклаадчылар шулай ук төркиче-профессор фон Менденең татарлар турындагы фәнни хезмәтләрен дә киң файдаланганнар.
"Большевиклар төрек-татар милләтен мәгънәви һәм гади яктан бетерү өчен куллларыннан килгән бөтен чараларны күрделәр һәм күрәләр, - дип сөйли татар оешмсы җитәкчесе Шәфи Алмаз. - Большевикларның сәясәте - урыс булмаган милләтләрдә милли хисне, тойгыны бетерү, әгәр дә милли хисне бетереп булмаса, ул милләтнең үзен бетерүдән гыйбарәт. Большевиклар безнең мең елдан бирле килгән милли, мәдәни гореф-гадәтләребезне, ислам динендә булган тугрылык һәм инсафлыкны бетерделәр. Большевиклар боларның урынына үзләренең "тәрбия"ләрен бирергә тырышалар. Большевик "тәрбия"сенең ничек булганлыгы бөтен дөньяга мәгълүм. Ул: каракчылык, ялганчылык, әләкләүчелек, хөрмәтсезлек, шәфкатьсезлек һәм башка бик күп төрле җинаятьчелекләрдән гыйбарәт. " (Күрсәтелгән хезмәт, 20 бит.)
Шунысын да әйтергә кирәк, корылтайда чыгыш ясаучыларның күпчелеге большевикларның явызлыгын үз күзләре белән күргән, җәбер-җәфаларын үз башларыннан кичергән кешеләр була. Динне юк итү, мал-мөлкәтләрен талап алып, көчләп колхозга куып кертүләр, моның белән ризалашмаган кешеләрне сөргенгә сөрүләр, Сталин лагерьларында черетүләр, бер гаепсез кешеләрне атып үтерүләр - болар барысы да диярлек аларның тормышында да булган. Германиядә һәм Европаның башка илләрендә исә бу легионер татарлар бөтенләй башка төрле тормыш күрәләр, СССРдагы вәхшилеккә, явызлык дөньясына яңадан кол булып аларның кайтасылары килми. Алар милләтнең дә бетеп барганын күрәләр һәм кулларына корал тотып, алман гаскәрләренә ияреп булса да, татар халкын, Идел-Уралның башка милләт халыкларын коллыктан коткарырга кайтырга карар бирәләр.
Татар легионерларының бу адымнарын соңыннан совет тарихчылары, шул исәптән, татар галимнәре дә гаепләп чыктылар, имеш, алманнар аларга барыбер дәүләт бирми иде, имеш, алар бер елдан сугыш бетәсен дә чамалый алмаганнар. Дөрес тарихны белгәннән соң алманнар татарларга бик яхшы караганнар, аларга зур өметләр багълаганнар, хәтта җәлилчеләр белән килеп чыккан провокацион хәлләрдән соң да татарларга тимәгәннәр, легионы таратмаганнар, ә бит моның өчен барысын да юк итә алалар иде! Ә инде татар легионерларының "алдан күрә алмауларына" килгәндә, бу корылтай үткәндә әле икенче фронт ачылмаган, Европа һәм СССРның бер өлеше әле һаман Германия кул астында була, алманнар яңадан-яңа корал җитештереп торалар, фау ракеталарына зур өмет багълыйлар.
Шуңа күрә татар юлбашчысы Шәфи Алмазның: "Без, югалткан истиклалыбызны кире кайтарыр өчен йөз еллар буенча каләм белән, халкыбыз арасында фикер тарату сүзләре белән, уңае килгәндә кулыбызга корал алып көрәшеп килдек. Ләкин безгә хәзерге вакыттагы кебек Идел-Урал истиклалы өчен көрәшергә уңайлы вакытның булганы юк иде... Бу сугыштан Германиянең җиңеп чыгуы безгә азатлык китерәчәк. Шуның өчен безгә Германия халкы белән кулга-кул тотынып көрәшүдән башка юл юк", - дип сөйләвенә гаҗәпләнергә кирәкми. (Күрсәтелгән хезмәт, 21, 25 битләр.)
Корылтайда алман ягыннан чыгыш ясаучы хәрбиләр һәм галимнәр татар халкының азат булырга хаклы булуын кат-кат искәртәләр, бу юнәлештә Германиянең Идел-Урал халыкларына ярдәм итәчәгенә вәгъдә бирәләр, сугыш беткәч тә алман һәм татарларның дус булып калачагына ышандыралар. Менә аларның корылтайда яңгыраган кайбер фикерләре:
Генерал-майор фон Һейгендорф: "Бу Корылтай герман-татар дуслыгын тирәнәйтеп, аларның берлектәге эшләрен тагын да ныгытып, яңа төзелгән милли көрәш берлеге татар легиончылар күңеленә көчле сугышчан рухы урнаштырыр, фәкать Германия җиңгән хәлдә генә татар халкына бәхетле язмыш туачагын ачык аңлатыр, дип ышанам... Хәзерге сугышта бер сафта туганнар кебек булуыбыз, сугыш беткәч тә Германия халкы белән татарлар арасында чын дуслык бирер." (Күрсәтелгән хезмәт, 75-76 битләр.)
Легион командиры фон Зеккендорф: "Сезнең иң зур теләгегез - үз ватаныгызга кайтып, үз тормышыгызны үзегез кору. Ләкин ватаныгызга кайту юлы әле бик ерак һәм авыр. Сезнең көрәш юлыгызда нык коралланган большевизм гаскәрләренең өере тора. Шуның өчен үз азатлыгыгызны үзегезгә яулап алырга, дошманыгызга каршы аяусыз көрәш алып барырга туры киләчәк. Татар халкы - булдыклы халык. Татар халкының батыр уллары алларында торган һәр төрле кыенлыкларны үтәргә сәләтлеләр. Татар легиончылары үзләренә йөкләнгән бурычларны оста һәм җитез рәвештә үтәп, югары бүләк алучыларның саны аз түгел. Мин киләчәктә дә татар легиончыларының үз өсләренә төшкән бурычларын намус белән үтәячәкләренә нык ышанам. Һәм чын күңелемнән сезнең туган илегезгә җиңүчеләр булып кайтуыгызны, үз тормышыгызны үзегез төзүегезне телим." (Күрсәтелгән хезмәт, 26 бит.)
Башка алман хәрбиләре һәм галимнәре дә шул юнәлештә чыгыш ясыйлар, бу корылтайда адвокат Унглаубе, профессор фон Менде, командир Оберст Боллер татарларга нык ышаныч күрсәтәләр һәм бергәләп большевизмга каршы көрәш юлларын барлыйлар. Корылтайда башка милләт вәкилләре дә чыгыш ясый, гомуми утырышта Кырым татарлары һәм Төркстанлылар исеменнән махсус котлаулар яңгырый. Әйткәнебезчә, "Идел-Урал" легионында, татарлардан тыш, татарча сөйләшә белгән башкорт, чуаш, мари, мордва, удмурт халкы вәкилләре дә булган. Гасырлар буе татар дәүләте составында бәхетле яшәгән бу халыклар рус империясе һәм большевизм тарафыннан күп җәбер-җәфалар күрәләр, тәмам юкка чыгу куркынычы астында калалар. Шуңа күрә корылтайда башка милләтләр исеменнән чыгыш ясаган чуаш халык вәкиле Скобелев узган тарихка һәм бүгенге көнгә бик дөрес бәя бирә:
"Ни өчен бу милләтләр урыс дүләтенең һәм хәзерге большевиклар өстенлек иткән СССР да бер агач җимеше була алмыйлар? Бу сорауга түбәндәгечә җавап бирергә була. Борынгы дәүләттә татар милләте сан ягыннан күп булып, дәүләт белән татарлар идарә итә иде. Алар азчылык милләтләрне - чуашларны, мордва, мариларны һәм удмуртларны изү сәясәтен алып бармадылар. Бу дәүләттәге барлык миләтләр ирекле үсүгә, телдә иреклек, матбугатта, мәдәниятта һәм дин өлкәсендә бер тигез хокук белән файдаландылар. Ә урыслар бөтен азчылык милләтләре җир йөзеннән юк итү, урыслаштыру сәясәтен алып бардылар. Большевиклар милли мәсьәләне тагын да кискен рәвештә куеп, азчылык милләтләргә каршы ачыктан-ачык көрәш игълан иттеләр. Аларның тарихын, мәдәниятен, телен бетерергә, моның белән аларның аерым бер милләт булу билгеләрен юк итәргә теләделәр." (Күрсәтелгән хезмәт, 31-32 битләр.)
Докладчы чуашлар арасында да төрле фикерләр барлыгын, кайберәүләрнең татарлардан аерым дәүләт төзәргә чакыруларын әйтә һәм моның һич кирәксез эш икәнлеген, уртак дошманга каршы булган көчләрне таркатуга китерәчәген исбат итә. "Без татар халкы белән һәр вакытта бергә булдык. Хәзер дә бергә, киләчәктә дә бергә булырбыз, - ди ул. - Моны тарихи фактлар һәм мисаллар дөресли. Хәзерге көндә безнең, азчылык милләтләрнең теләге бер - гомуми дошманыбыз булган большевизмны бетерү, илебезне азат итү. Киләчәктә күп милләтле булган Идел-Урал дәүләтен төзү. Шул вакытта гына без Идел-Урал дәүләтенең ирекле хуҗалары, әгъзалары була алабыз һәм үзебезнең саф ана телендә сөйләшә алабыз." (Күрсәтелгән хезмәт, 33 бит.)
Корылтайда күпчелек чыгышларның бик уйланып, алдан ук махсус темаларга бүленеп, максатчан әзерләнгәне күренә. Әйтик, "Милли көрәш берлегенең әһәмияте һәм вазыйфалары" (К.Салих), "Милли максат һәм кораллы көрәш" (К.Мәҗит), "Безнең башка милләтләр белән мөнәсәбәтләребез" (Габдулла-Солтан), "Пропаганда турында" (Ш.Нигъмәти), "Көрәш берлегенә милли фонд төзү" (Ирек), "Дин - милли әхлакъның нигезе" (Габдуллан), "Без Германия белән бергә көрәшәбез" (Алиев), "Өч көрәш системасы" (Чишмәле) төпле анализлары, милләткә юл күрсәтерлек ачык фикерләре һәм көчле рухлары белән аерылып тора. Шулай ук Ибраһим аганың "Ватаныбыз бүген кан эчендә" дип аталган һәм Касыймовның "Пропаганда эшләрен көчәйтик" дигән кыска чыгышлары да уйланырлык. Югарыда телгә алган чыгышларның һәрберсендә милләт һәм дәүләт проблемасы куела, аларны хәл итү юллары күрсәтелә. Чыгыш ясаучыларның исем-фамилияләре тулы булмавы да табигый хәл, чөнки кемлекләре билгеле булса, Сталин карчыгалары аларның илдә калган туганнарын харап итеп ташларлар иде.
Бу чыгышларда яңгыраган күп кенә фикерләрне бүген дә милли программа итеп алырга була, чөнки аларны акыл ияләре әйткән, чөнки аларның күпчелеге әле бүген дә тормышка ашмаган. Моннан 65 ел элек ерак алман илендә яңгыраган бу фикерләрнең кайберләрен кыскача халыкка да җиткерәсебез килә:
К.Салих. " Безнең максатыбыз халкыбызны большевизм коллыгыннан коткарып, милли дәүләт төзү һәм шуның нигезендә милләт халкын тәрәккыять юлына чыгару... Бәйсезлеген югалтып күп гасырлар чит милләт хакимиятендә яшәгән халыкка яңадан милли аерым дәүләт төзү, әлбәттә, җиңел мәсьәлә түгел. Төрек-татар халкына урыс дәүләтеннән аерылырлык, бик сирәк очрый торган көннәрнең берсе бик якынлашты. Петр I заманыннан башлап, 1917 нче елда патша төшерелгәч инкыйлаб еллары ул көннәрнең берсе булса, Сталин хөкүмәте бетерелгән көн аның икенчесе булачак. Шул көнгә кадәр калган кыска дәвердә, хәзерге көрәшне алып бару белән бергә, киләчәктә туачак бар мәсьәләләрне тулысынча хәл итәрлек дәрәҗәдә хәзерләнү - милләт халкының бүгенге көнге иң зур вазыйфасы. Тәшкиләтсез таркау булган хәлдә, халык киләчәктәге тартынкылык һәм хәл иткеч көннәргә, әлбәттә, кирәкле хәзерлек чараларын үти алмый. Шунлыктан, хәзерлек вазыйфасын тулысынча хәл итү, милләт халкын берлеккә китерү һәм хәзерге көрәшне алып бару өчен Корылтай тарафыннан милли оешма, милли тәшкиләт үзәге тәгаенләнеп калдырылырга тиеш. Бу оешманы "Идел-Урал төрек-татарларының мөстәкыйльлеге өчен милли көрәш берлеге" дип әйтергә мөмкин." (Күрсәтелгән хезмәт, 27 бит.)
К.Мәҗит. "Дошманны җиңү өчен безгә милли командирларыбызны үстерергә һәм аларга юлбашчылыкны өсләренә алып, үзләренең осталыгы һәм батырлыгын танытырга мөмкинлек бирергә кирәк. Милли командирларны үстерү өчен югары тәҗрибәле, ләкин әле безнең сафка кермәгән командирларны үзебезгә тартырга, алардан гыйлем алырга кирәк. Пропаганда эшен тагын да югарырак күтәрергә кирәк. Безнең ни өчен көрәшкәнебезне һәрбер легиончыга аңлатырга һәм большевикларның ялган пропагандаларын ачып салырга кирәк... Дошман юк ителергә тиеш. Фәкать большевизмның юк ителүе безнең милләтнең аяз тормышын тәэмин итәчәк. Европа халыклары белән дус булу - безне дошман тырнагыннан коткарып, яңа бәхетле тормышка чыгарачак." (Күрсәтелгән хезмәт, 36 бит.)
Габдулла-Солтан. "Хәзер, Руссиядә яшәүче халыкларның көчләре көрәш юлына күчкән вакытта, безнең - төрек-татарларның милли хәрәкәт сәясәтебез көзге кебек ачык булырга тиеш. Милли сәясәтебез Европа тарафыннан якланган һәм безнең мөстәкыйльлегебез танылган чорда, аны дөрес аңламаучы татар булырга тиеш түгел... Легионыбыз йөзендә барган милли азатлык хәрәкәтебез башка дәүләтләр һәм халыкларга карашы безне уратып алган халыкларның тарихына һәм сәяси көчләрнең һәр күзәнәгенә зур күрсәтә торган пыялалы күзлектән карап, анализ ясау белән ачык булырга тиеш. Безнең дусларыбыз һәм дошманнарыбыз кем булуы халыкка ачык булсын. Бер милләтнең көче бер теләктә, бер үк юл белән баруда булганлыктан, шул көчне хасил итүче сәяси юлның бер генә булуы белән, аның тарихи чаралардан чыгып нигезләнүе, һич шиксез, мөмкин бер нәрсә."(Күрсәтелгән хезмәт, 39-40 битләр.)
Ш.Нигъмәти. "Безнең милли идеябез иске, мөстәкыйльлек максатыбыз йөзәр еллар буенча алга куелып килгән булса да, хәзерге халыкара хәлләр, без яши торган дәвернең сәяси шартлары көрәш тактикасын үзгәртүне, шул максатка ирешү өчен яңа юллар белән баруны таләп итәләр. Менә шул юлларны аңлату, халыкка төшендерү өчен безгә көчле пропаганда кирәк. Хәзерге көрәш дәверендә безнең пропаганда эше халкыбызның милли хисен көчәйтү, дошманга каршылыкны арттыру, үз халкыбызны Европага таныту, милли әдәбиятне үстерү бурычларын алга куярга тиеш. Халкыбызда милли хисне көчәйтү, анда киләчәккә ышанычны тудырырга тиеш... Халкыбызның биредәге һәм теге яктагыларына бу көрәштә безнең Бөек Германия халкы белән бәйләнешебез, Германиянең җиңүе безнең җиңү, Германиянең җиңелүе безнең җиңелүебез икәнлекне аңлатырга тиешбез. Германия коралы җиңгәндә генә безнең үз максатыбызга ирешүебез мөмкин. Шуның өчен, фронтның нинди генә өлешендә, Германиянең нинди генә дошманына каршы көрәшсәк тә, үз милләтебез өчен көрәшкәнебезне халыкка аңлатырга кирәк. Безнең милләтнең башка халыкларга карашы ачык булырга тиеш." (Күрсәтелгән хезмәт, 43 бит.)
Ирек. "Без хәзерге көндә чит илдә оешкан иң күпчелек Идел-Урал халыкларының вәкилләре булып хисапланабыз. Шуңа күрә иң кирәкле ихтыяҗларыбызны үтәүдә, аптыраган, кыен хәлдә калган милли кардәшләребезгә ярдәм оештыруда, без милли көрәш берлеге карамагында даими керемле милли фонд оештырырга тиешлебез. Милли фондны оештыру чаралары минемчә түбәндәгеләрдән тора: 1/ Милли фондка даими керем булып торсын өчен, бөтен төрек-татарларга милли салым оештыру, аның күләме айлык хезмәт хакының бер %. 2/ Ихтыяри иганәләр җыю белән милли фондны баету. 3/ Вафат булып васыять калдырмаган, яки аның милкен дауларга хаклы кешеләр булмаган тәкъдирдә, ул милекне фондка үткәрү.» (Күрсәтелгән хезмәт, 49 бит.)
Габдуллан. "Дин безнең милли әхлагыбызның нигезе. Безнең бөтен әхлагыбыз дингә бәйләнгән. Бүгенге көрәштә бары тик үзләренең милли әхлакълары булган халыклар гына мөстәкыйль булып, көрәшеп җиңә алалар. Бу табигый канун. Милли әхлакълары булмаган халыклар югалырга яки башка халыклар кулы астында калырга мәҗбүрләр. Шул сәбәпле безгә динне күтәрергә, бары тик коръәни булган динне генә алырга кирәк. Дин ихтыяри булырга тиеш һәм динне көрәш нигезе итүдә зур көчле эш алып барырга кирәк. Халыкның милли әхлагын күтәрүдә дин безгә ярдәм бирәчәк!" (Күрсәтелгән хезмәт, 52 бит.)
Алиев. "Әгәр дә без җитди рәвештә милли байракны күтәреп чыгабыз икән, без үзебезгә ярдәм бирүчеләр сафында булырга тиешбез. Германия безгә милли көрәш берлеге һәм комитет төзәргә, милли гәзит чыгарырга, легион җыярга мөмкинлек тудырды. Безнең каршыда бер мәсьәлә - я без гомуми көрәшкә катнашып милли азатлыгыбызны яулап алабыз, я язмышка буйсынып тарихыбызны иске хәлдә калдырабыз. 1944 нче ел - хәл иткеч ел!" (Күрсәтелгән хезмәт, 54 бит.)
Ибраһим ага. "Мин Германиягә килүчеләр арасында иң соңгыларыннан берсе. Шуның өчен илебездә нәрсәләр булганын яхшы беләм. Ватан бездән ярдәм көтә. Без халкыбызны большевизм тырнагы астыннан коткарырга тиешбез… Милләт безнең һәммәбезне эшкә, үзен азат итү көрәшенә чакыра. Ватаныбыз бүген кан эчендә һәм ул сездән, яшьләрдән, ярдәм көтә. Без аңа ярдәм итәргә хәзер булырга тиешбез. Ватаныбызга җиңүчеләр булып кайту өчен большевизмга каршы көрәшне яхшырак, җитезрәк рәвештә оештырыйк!» (Күрсәтелгән хезмәт, 55 бит.)
Чишмәле. "Бу сугышта төп өч сәяси система көрәшәләр: капитализм, большевизм һәм милли социализм... Большевиклар безнең халыкның милли берлеген ясалма бүлү белән генә тукталмадылар, безнең ана телебезгә һөҗүм итеп, милләтлегебезне бетерергә яңа адым ясадылар. Яңа әлифне бетереп, большевиклар тарафыннан урыс хәрефләрен кертү - төрек-татар халкының милләтлеген бетерүдә булган һөҗүм, Казан ханлыгы җимерелгәннән соң иң авыр һөҗүмнәрнең берсе. Бу сәясәт нәтиҗәсендә безнең милләт берничә ун елдан соң үзенең саф әдәби телен югалтачак иде. Моңа карата бер фәлсәфәченең: - Телне саклау милләтне саклау дигән сүз, - дип әйтүен китерү урынлы. Шулай итеп большевикларның чын милли сәясәте дөнья күләмендә хакимиятне үз кулларына алу өчен азчылык милләтләрне бетереп, үзенең хәрби көче итеп туплауга юнәлтелгән сәясәт булды... Безнең милли азатлык хәрәкәтебезнең нык нигезе бар. Бары тик милли социализм идеясе генә кешелек дөньясында булган эчке һәм тышкы каршылыкларны гадел хәл кыла алачак. Гаделлек һәм киләчәк милли азатлык өчен көрәшүчеләр ягында!"(Күрсәтелгән хезмәт, 55-67.)
Касыймов. "Безнең төп бурычыбыз булып - легиончылар арасында пропаганда эшләрен көчәйтү тора... Пропагандист һәм рота командиры, безнең легиончылар арасында милли тәрбиягә киң урын бирергә, аларда үз милләтен сөю тойгыларын үстерергә тиешләр. Безнең арабызда төп максатыбызны аңлауга сусаган егетләр күп. 25 ел большевизм тырнагы астында изелгән яшьләребез арасында дәвамлы, нигезле пропаганда булганда гына, без максатыбызыга ирешәчәкбез!» (Күрсәтелгән хезмәт, 67-68 битләр.)
Корылтай милләт өчен мөһим булган сәяси һәм хәрби карарлар һәм мөрәҗәгатьләр дә кабул итә, оештыру эшләре белән шөгыльләнә. Шулай ук корылтай карары нигезендә "Идел-Урал төрек-татарлары мөстәкыйльлеге өчен көрәш берлеге" төзелә һәм аның юлбашчысы итеп Шәфи Алмас билгеләнә. Шушы корылтайда милли фонд та төзелә, ул сугыш беткәнче эшли һәм авыр хәлдә калган милләттәшләребезгә ярдәм итә. Яңа төзелгән сәяси оешманың аерым программасы эшләнеп өлгермәсә дә, корылтай кабул иткән карарда максат һәм аңа ирешү юллары бик ачык күрсәтелгән һәм ул программа рәвешен алган.
"Хәзерге көндә төрек-татар халкының бәйсезлеге өчен көрәш тарихында мөстәкыйльлекне яулау өчен иң уңайлы вәзгыять туды, - диелә анда. - Чөнки, бөтен Европа халыклары, бөек Германия җитәкчелегендә, безнең дошманыбыз большевизмга каршы, милли азатлык нигезендә яңа гадел тәртип урнаштыру өчен зур көрәш алып баралар. Большевизм юк ителгән вакытта гына, безнең милли азатлыгыбызның хәл ителәчәк икәнлеге бик ачык аңлашыла. Шунлыктан, Идел-Урал халыкларының фронт сызыгының бу ягында булган өлеше, большевизм тәртипләренә каршы көрәшкә катнашып, милли максатка ирешү өчен оешырга керештеләр."
Корылтай карарында оешманың үз алдына куйган максатлары һәм аңа ирешү юллары да бик төгәл язылган, анда милләт тормышының сәяси, иҗтимагый, икътисадый, мәдәни, дини мәсьәләләре ничек хәл ителергә тиешлеге ачыкланган. Бу карарда җир асты байлыклары, урман-сулар һәм башка табигый байлыклар милләтнеке, дип игълан ителгән, бөтен мәсьәләләрдә дә иң беренче итеп милләт мәнфәгате күз алдында тотылырга тиешлеге әйтелгән. Шулай ук милли мәдәниятне үстерү, ана телебезнең сафлыгын саклау һәм үстерү, дин тоту иреклегенең дәүләт кануннары белән сакланырга тиешлеге дә корылтай тарафыннан якланган. Корылтай милли кадрлар мәсьәләсенә дә зур игътибар биргән, талантлы татарларны бөтен дөнья буенча барлап һәм табып, аларга дәүләт тарафыннан ярдәм итеп, милләт өчен эшәрлек шартлар тудырырга кирәклеге әйтелгән. Татар ирләре әсирлек шартларында да милләтнең бәхете һәм бәйсезлеге турында кайгыртканнар, бүген дә байрак итеп күтәрерлек карарлар кабул иткәннәр, ә бүген иректә яшәүче татар түрәләре милләтне мәңгелек коллыкта калдыру өчен барысын да эшли...
Корылтайның "Туган илебездә яшәүче бөтен төрек-татар халыкларына мөрәҗәгате" дә бик тетрәндергеч. Монда да безнең бөек һәм фаҗигале тарихыбыз тасвирлана, урыс патшаларының һәм большевикларның татар халкын кол хәленә төшерүләре әйтелә, татар легионерлары милләтне үз азатлыгы өчен көрәшкә күтәрелергә чакыралар:
"Кадерле туганнарыбыз! - диелә ул тарихи мөрәҗәгатьтә. - Халкыбызның гасырлар буенча алып барган азатлык көрәшенең төп максаты булган азат ил, милли дәүләт төзү фәкать ерткыч большевизмны бетергән хәлдә генә гамәлгә ашачак. Безнең азатлыгыбыз мөстәкыйль Идел-Урал дәүләте төзү идеясе, хәзерге көндәге милли оешмабыз бөтен Европа мәмләкәтләре тарафыннан танылды... Онытмагыз, туганнар! Безнең халкыбызның бәхете, азат тормышы большевикларны юк иткәндә генә тәэмин ителәчәк. Халкыбызны кол иткән большевиклар файдасына кан түкмәгез! .. Шуның өчен сезне, туганнарны, большевизмга каршы милли мөстәкыйльлек яулап алу өчен көрәшкә чакырабыз. Үзебезнең милли дәүләтебезне, азат Идел-Уралны төзегән вакытта гына киң иреклек, мул җир, якты тормыш алачакбыз." (Күрсәтелгән хезмәт, 72-73 битләр.)
Корылтай Идел-Урал легиончыларына да аерым мөрәҗәгать белән чыга. Чөнки Көнчыгыш Европаның бөтен илләренә таралып Германия ягында сугышкан татар легионерлары үзләренең ни өчен көрәшкәннәрен ачык аңларга тиеш булалар.
"Бу тарихи милли корылтай авыр сугыш дәверендә, каты сынау көннәрендә булды, - диелә ул мөрәҗәгатьтә. - Хәзерге көннәр - бөтен Европа халыкларының һәм шулай ук моңа кадәр изелеп килгән, ләкин милли горурлыкларын югалтмыйча, азатлык өчен көрәшүдә төрек-татарларның да киләчәген хәл иткеч көрәш дәвере дип таныла. Корылтай, бу көрәшне корал белән сугышып, большевизмны җиңеп, милли мөстәкыйльлеккә ирешкәнче дәвам итәргә бер күңелдән карар бирде... Хөрмәтле легиончылар! Сезнең көчле кулыгызга халкыбызның язмышы, бәхете тапшырылды.... Безнең чын күңелдән гомуми дошманны җиңеп, үзебезнең бәхетебезгә ирешү максаты белән көрәшкә катнашырга теләвебезне Германия ачык аңлады. Шуның кадерен саклау рәвешендә безгә, беректәш сыйфатында, көрәшкә катнашырга мөмкинлек тудырды һәм зур ярдәм бирде... Көчебезне күп мәртәбә үстерик, милли байрак астына җыеп сафларыбызны тыгызлыйк! Биргән антыбызга тугрылыклы булып, дошманыбызны җир йөзеннән юк иткәнчегә кадәр коралыбызны кулга нык тотыйк һәм мөстәкыйльлеккә ирешкәнчегә кадәр көрәшик!» (Күрсәтелгән хезмәт, 73-75 битләр.)
Татар легионерлары биргән антларына ахыргача тугры булып калалар һәм куларына корал тотып, ахыргача илне дошманнан азат итү өчен сугышалар. Татар ирләрендә иреккә сусау, бәйсез тормышка омтылу, югалган дәүләтне торгызу теләге шул кадәр көчле була ки, алар Гитлер ярдәмендә булса да дүрт гасырлык коллык богауларын өзеп ташларга ыргылалар, Идел-Уралның бәйсезлеге өчен башларын салалар... Чөнки алар мондый форсатның башка булмаячагын яхшы аңлыйлар, шуңа күрә соңгы мөмкинлекне файдаланып калырга ашыгалар. Моның өчен аларны гаепләп буламы? Бу сорауга җавап бирү өчен үзеңә дүрт гасырлык коллыкта булырга кирәк, милләтеңнең басып алучылар тарафыннан юкка чыгу фаҗигасен күрергә кирәк, моның өчен дәүләтен югалткан татар булырга кирәк...
Сугыш азагында бу төрки-татар легионерларының күпчелеге америкалыларга әсирлеккә бирелә, ә алар, Ялта килешүе буенча, бу тоткыннарны Сталин кулына тапшыралар. Шулай итеп, бу татар ирләренең күпчелеге юлда ук юк ителә, исән калганнары совет концлагерьларына озатыла, бик азлары гына бу мәхшәрдән исән кала. Легионерларның федератив Германия ягында калганнары исә бер өлеше шунда төпләнә, бер өлеше дөнья буйлап тарала, Төркиягә, Америкага, Финляндиягә барып урнаша, әмма инде Идел-Уралга беркайчан да кайта алмый... Шушы урында татар легионерларының Европа буйлап җырлап узган маршлары искә төшә:
Без кайтырбыз туган илгә
Таулар-елгалар аша.
Йә җиңәрбез шушы юлда,
Йә үләрбез шушы юлда,
Йә ясарбыз тамаша...
Әйе, моннан нәкъ 65 ел элек ерак алман илендә үткән бу тарихи корылтайны да, татар легионерларын да хәзер белүче дә, искә төшерүче дә юк. Югыйсә, мөһаҗирлектәге татарларның һәм сәяси, һәм хәрби, һәм рухи яктан иң әзерлекле, иң көчле һәм иң күп санлы оешмасы була бит ул! Һәм безнең өчен иң мөһиме - татарның дәүләт бәйсезлеген торгызырга, дип карар кабул иткән бердәнбер корылтай була! Чөнки 1917 елгы Милләт Мәҗлесе Идел-Урал штатын федератив Россия кысаларында күрсә, 1944 елгы Идел-Урал корылтае милләтнең дәүләт бәйсезлеген Россиядән аерым игълан итә! Бүгенге Европа бу татарларны алманнар ягында сугышкан өчен, ә Россия дәүләт бәйсезлеге игълан иткән өчен дошман күрә, искә алмый, оныттырырга тырыша. Ә татар халкы? Татар халкы нигә үзенең каһарман улларын белми? Әле һаман кол, хокуксыз, үз фикерсез булганга күрә татар дөньяга башкалар кидергән күзлек аша карый…
Әмма милләттә бу хәлләрне аңлаган, дөрес тарихны белгән, чын каһарманнарны аерган һәм аларның эшләрен дәвам иткән кешеләр дә бар. Егерменче гасырның азагында бәйсезлек даулап көрәшкә күтәрелгән татар милли азатлык хәрәкәте - әнә шул истиклалчыларның дәвамы ул! Татар халкының уйлый, фикерли белгән бер катламы бер кайчан да милләтнең коллыгы белән килешмәде, һәрвакыт азатлык, бәйсезлек уе белән янды, халыкны да шуңа өндәде. Бүгенге көндә Милли Мәҗлес татар халкының бәйсезлеген тануны сорап дөнья илләренә һәм парламентларына мөрәҗәгать иткән икән, бу шул көрәшнең дәвамы инде, азатлык өчен көрәшнең тукталмавы, һәм ул милләтебез ирекле булганчы дәвам итәр, иншаллаһ!
Фәүзия Бәйрәмова,
Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.
2009 ел, 18 февраль.

Friday, March 27, 2009

Maşallah! Turkish Bratz!

I had a funny feeling that it was the Turks that invented "Bratz".
confirmed.

Thursday, March 26, 2009

Sell Me Something Crimean


1892 Young Tatar Noble With Falcon

Turkish Arabah 1858

Tatar Baker

Crimean Tatar Eggman

GurzufFormer Tatar Village of Gurzuf


Crimean Tatar Sheep Milk Merchant

Monday, March 23, 2009

Saturday, March 21, 2009

Tatarlar hem bashkortlar Almanyada - Tataren und Baschkiren in Deutschland

Tatarisch-Baschkirischer Kulturverein) und tatarische Vereine in Deutschland: TBKV (Tatarisch-Baschkirischer Kulturverein) Schoenfliesser Str. 7, 10439 Berlin Vorsitzende: Nouria Khadeeva tatar-bashkir@web.de Infos auch bei Alia Taissina ataissina@hotmail.com ataissina@list.ru Der Krimtatarenverein http://www.tatarlar.de «Татарлар Дойчланд»/Тамга www.tamga.wordpress.com
Der tatarisch-baschkirische Verlag "Bertugan" und tatarische und baschkirische Printmedien: Tatarisch-baschkirischer Verlag "Bertugan" Dr. Alia Taissina Auf der Trift 11 55413 Weiler http://www.bertugan.de ataissina@hotmail.com ataissina@list.ru Die unabhaengige tatarisch-baschkirische Kulturzeitschrift „Bertugan“ ISSN 1611-6844 (erscheint seit 2002).

Crimean Tatars of Germany

Crimean Tatars of Germany homepage.

Tatarstan xäbärläre - TRT Turkish Media

"Törkiyä awazı" radiosında Tatarstan xäbärläre"

Tatar Songs on Tebriztube.com

Golnaz Siraeva<http://www.tebriztube.com/medyaizle.php?haber_id=10842>
Nerdesin Guneshim<http://www.tebriztube.com/medyaizle.php?haber_id=13237>
Aydar Ğalim<http://www.tebriztube.com/medyaizle.php?haber_id=13236>
İlham Şakirov <http://www.tebriztube.com/medyaizle.php?haber_id=13235>
Kitäm dimä" (Don't say "I'm leaving")<http://www.tebriztube.com/medyaizle.php?haber_id=13234>
Ruzaliya apa & DJ Rabbah<http://www.tebriztube.com/medyaizle.php?haber_id=13090>
Guzel Urazova<http://www.tebriztube.com/medyaizle.php?haber_id=10844>
Elvira Hairullina<http://www.tebriztube.com/medyaizle.php?haber_id=10843>
Aydar Galimov<http://www.tebriztube.com/medyaizle.php?haber_id=10841>

Sagit Hayri pointed this page out to us all through Tatarpress.

Wednesday, March 18, 2009

Bambi in Tatarcha

www.tatshop.ru

ITTIFAQ «Сəрлəүхəсез»

Ittifaq - Sarlawxasez

Alsou (Алсу): Sandugash

Alsou (Алсу): Sandugash

Nightengale?

Izzet - Qoy Tım-Tım / Къой Тым-Тым

Here's a breath of fresh air. Crimean Tatar Reggae group "Izzet".

If you close your eyes, the Black Sea can become the Caribbean and I know of two words for Marijuana in the Tatar language.

"The Kizikli" the funny

"The Sasi" the stinky

I did not witness Marijuana use in Kazan.

Monday, March 16, 2009

Exorcism in Kazakhstan

In my Lonely Planet Guide To Central Asia, there is a comment about how you should expect to see surreal things in Central Asia.

Thursday, March 12, 2009

Chinese Tatars? Uyghur - Uighur

Xinjiang Mongol Tatar Folk - The structure of this song sounds very Tatar to me and I can almost understand

Here's a short list of vocab. below.

http://theperemechlounge.blogspot.com/2009/03/uyghur-language.html

Иркә - Ак бүре

Irke - Ak Bure

"White Wolf"

1740 Italian Map - Made in Amsterdam - Printed in Venice


Mille Grazie to our Italian friends, busy working away printing maps in Venice while others lounge in Canal Boats, tempted by Grapes and Chianti. Now I can say to Marco Polo, "Eh Paisano! You can see my house from here!"

I find the easiest technique of locating Tatar regions on old maps involves initially locating the Caspian and working my way upriver. (Everyone labels "the Caspian" with the same term, from what I can see) Here it's labeled "Mare Caspio".

The Italians have many foods that resemble Pilmeni. I have yet to see a regional food in Italy that is their version of Peremech.

Sunday, March 8, 2009

Russian San Francisco, Da!







San Francisco has quite a large Russian population and the "Richmond" district is a Russian power-spot. If you're at the vicinity of Geary and 20th, there are many Russian businesses.

Riding on the buses, you can hear Russian being spoken around you. Many are newly immigrated Russian Jews. I don't understand the economics of how someone can live their entire life in Russia and come to San Francisco to retire. San Francisco is a very expensive city and I wouldn't think a Russian pension would pay much, not to mention the cost of senior citizens healthcare!
The Russians are among the more enthusiastic supporters of public accordion. I've had requests for "Kalinka". 
Richmond District Library Children's Room

Clement Street at 21st Ave.

video
Here's video I took of the San Francisco Russian Center building. It's a few blocks from my house. The Tatar Community's Bina is in Burlingame, about 20 miles south of this building. This building is for the Russian Community of San Francisco. I've been inside many times for nightclub events and the annual Russian Festival. When I enter this building, I am an American visitor.