Tuesday, April 6, 2010

Botendonya Tatar Kongress'dan Tebrikler

Америка татарлары җәмгыяте оешуга – 50 ел

sanfranciscoimg.jpg (18.55 Kb)АКШның Сан-Франциско шәһәрендә Америка татар-төрек ассоциациясе (АТТА), ягъни Америка татарлары җәмгыяте оешуга 50 ел тулуга багышланган бәйрәм җыены үтте. Шул уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров милләттәшләребезгә котлау хаты юллады.

Хөрмәтле милләттәшләр!


Сезнең өчен гаять мөһим һәм, әлбәттә инде, бәйрәм төсен алган бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты шатлыкларыгызны уртаклаша, барчагызга да иминлек, гаилә бәхете, милли яшәешегезне саклап, киләчәк буыннарга җиткерү кебек үтә дә җитди, үтә дә катлаулы эшегездә зур уңышлар тели. Тарих бизмәненә салсаң, 50 ел гомер әллә ни күп тә түгел кебек. Әмма һәр адымы, һәр уңышы, һәр җиңүе аерата күп көч, тырышлык һәм тәвәккәллек тә таләп иткәнлекне искә алсак, бу – үзе бер сәхифә. Аны сезнең җәмгыятегез матур эшләре белән бизәп килә.

It seems that Tatars in Tatarstan are aware of our 50th anniversary here! Fantastic and much appreciated!

No comments: