Thursday, March 7, 2013

Tugan Yak - ТУГАН ЯК

ТУГАН ЯК - Tugan Yak
Г.Рəшитова
У.Рəшитов көе

Туган якка юл тотамын
Туган як, туган як.
Иң гүзəл газиз якка
Туган як, туган як.

Җир җилəклəре пешкəн чак,
Туган як, туган як
Ашыгам каенлыкка,
Туган як, туган як.

Кушымта:
Талпына куңел, талпына ашкына
Ярсуына түз, түз генə,
Каенлыкта җилəк пешкəн,
Тиз үрелеп өз генə.

Чəчəклəрнең ниндие юк,
Туган як, туган як.
Хуш исле аллы-гөлле,
Туган як, туган як.

Бу якларга беркайда да,
Туган як, туган як.
Һич тиңнəр булмас төсле,
Туган як, туган як.

Кушымта.
Каенлыкта сайрый кошлар,
Сайрый – сайрый кошлар.
Бер туктамый өздереп,
Өздереп- өздереп.

Озакламам кайтырмын мин,
Кайтырмын – кайтырмын.
Торып булмас көттереп,
Көттереп –көттереп.

Кушымта.

Вәсилә Фәттахова - Туган як

No comments: