Friday, August 1, 2008

Сөенечкә Дисәм - Soyenechke Disem

Кар сулары бетте,
Ярсулары үтте,
Ташлар тәгәрәми ташкында,
Минем генә йөрәк,
Сагынудан йөдәп,
Бәйгедәге аттай ашкына.

Аерым торып еллар,
Аймыл булып юллар,
Нигә синнән читтә узган сон?
Бар шул инде парың,
Янып сөйгән ярың,
Кулларыңны аңа сузгансың...

Арта уйлар Һаман,
Тарта сиңа табан,
Кыен миңа ялгыз чакларда,
Сөенечкә дисәм,
Көенечкә икән
Күрешүләр сезнең якларда..

No comments: