Tuesday, August 19, 2008

Татар Кешесе - Tatar Keshese

Гәрәй Рәхим

Татар Кешесе

болгарында болганган,
Уралында уралган,
Сараенда саргайган,
Суварыңда сызланган -
Синдер, Татар кешесе.

Себергә себерелгән,
Чиләбедә чиләнгән,
Оренбурда орылган,
Каргалыда каргалган -
Синдер, Татар кешесе.

Петербуры пытырдап,
Тукаеңны куркыткан,
Кытайдагы кытлыклар
Мөһаҗирең кырдырткан
Синең, татар кешесе.

Өргәнечтә өркегән,
Уфасында уфырган,
Касыймында кысылган,
Рязаньда разбой салган -
Син ул, татар кешесе.

Мәкәрҗәдә мекердәп,
Истамбулда ысланып,
Үзбәкләрдә үзгәреп,
Кырымнарда кырылып
Беттең, татар кешесе.

Французга яу чаптың,
Германга да яу чаптың,
Ул илләрдә ни таптың?

Күп вакытта үз җиреңнән,
Иделеңнен үз өеңнән,
Илеңнән колак кактың,
Яүгир татар кешесе.

Рудасын да син чаптың,
Күмерен дә син чаптың,
Балыгын да син тоттың,
Нефтен дә син таптың,
Үз-үзеңә суыгаяк,
Зимагур дип ат тактың,
Шаян татар кешесе.

Мәскәүдә бар үз өең,
Киевта бар үз көең,
Балтыйгында балкысың.
Чит җирдә дә туган телне,
Туган көйне ятлыйсың,
Моңлы татар кешесе.

Фин иле, япон иле,
Болгар һәм румын иле -
Барында да килмешәк,
Күчемсәк һәм йөремсәк
Булдың, татар кешесе.

Болай каңгырып йөрмә,
Кайт син туган илеңә,
Борынгылар түренә.
Бит куй Идел җиленә,
Баш куй болгар җиренә,
Әйдә,татар кешесе!

No comments: