Tuesday, August 4, 2009

Allarin Alga Manam


АЛЛАРЫН АЛГА МАНАМ

Татар халык җыры

Китəм, дисең, китəм, дисең,
Китəм, дисəң, кайларга?
Нилəргə сабыр итмисең
Тагын бер-ике айларга?

К у ш ы м т а:


Ал чия төплəрендə,
Гөл чия төплəрендə.
Сулар сибеп үстерəлəр
Тəрəзə төплəрендə.

Алларын алга манам,
Гөллəрен гөлгə манам.
Иркəм китə еракларга —
Сөю утында янам.

Дулкынланып сулар керə
Пароход идəненə.
Ышанмагыз егетлəрнең
Яратам дигəненə.


Китəм, дидең, читкə киттең,
Чит иде телəклəрең.
Инде хəзер чит җирлəрдə
Өзелер үзəклəрең.

К у ш ы м т а .

Стенада сəгать йөри,
Саный минут исəбен.
Кай җирлəрдə йөри икəн
Минем алма кисəгем?!


К у ш ы м т а .

No comments: