Tuesday, September 15, 2009

Эх, сез матур кызлар


ЭХ, СЕЗ МАТУР КЫЗЛАР
Петр Кубашев көе
Николай Васильев шигыре (Удмуртчадан Риф
Насыйбуллин тəрҗемəсе)

Дус — ишлəрем уйный-көлə,
Мин генə көлмим.
Уемның да ямен тапмыйм,
Ни булды, белмим.

Кушымта:
Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрəгемнең януларын аңламыйсыз.

Мин эшемдə гел почетта
Һəрчак мактыйлар.
Кызлар гына урап уза,
Эх, яратмыйлар.

Кушымта.

Йөрəгемдə утлар яна,
Һич төшенмисез.
Арагыздан берегезне
Сөям өметсез.

Кушымта.

Нигə сезгə аңлашылмый
Минем хислəрем.
Шулай ук ялгыз үтəрме
Минем кичлəрем?

Кушымта.

No comments: