Friday, November 20, 2009

Arabic Terms in Tatar

Терминнар

Аять – Коръән сүрәсендәге җөмләләр, сүрәнең бүленеш берәмлеге.
Бәйтүл Кудс – изге йорт; Иерусалим.
Бәни ислам – ислам балалары, мөселманнар.
Кәгъбә - Мәккә шәһәрендәге гыйбадәтханә, аллаһ йорты.
Куфи, нәстәгълыйк, нәсх, рөкъгә, сөлес, тәгълыйк – гарәп язуы төрләре.
Ләүхә - 1.Такта, белдерүләр тактасы. Ишеккә язып асыла торган такта. 2. Сәнгать әсәре.
Тугра – гарәп каллиграфиясе нигезендә эшләнгән монограмма.
Шәҗәрә - 1.Агач, куак. 2. Нәсел-ыругның тамырларын күрсәтүче схема. Нәсел агачы.
Сүрә - Коръәндәге бүлекләр (баблар).
Хәрәкә - гарәп язуындагы хәрефләр өстенә һәм астына куела торган билгеләр.
Коръән хафиз – Коръәнне яттан белүче.
Җәдваль – таблица, исемлек; тармак.
Ләүхел мәхфуз – Адәм баласының дөньяда эшләгән барлык эшләре дә теркәлә (һәм саклана) торган такта.
Кыйбла – намаз вакытында мөселманнар йөзләрен юнәлтә торган тараф.
Йасин, ясин – Коръәннең 36 нчы сүрәсе.
Җәбраил - Җәбраил фәрештә. Аллаһ белән Пәйгамбәр арасындагы арадашчы, барлык пәйгамбәрләрнең остазы.
Шәһадәт – 1.Таныклык бирү, күрсәтү. 2.Аттестат, диплом. 3.Шәһит булу, үтерелү. 4.Куркынычлык янаганда, “Лә илаһе илләллаһи уә Мөхәммәдүр-рәсүлүллаһ” – Аллаһыдан башка бөек көч иясе юк һәм Мөхәммәт - Аллаһының илчесе дип таныклык бирү.
Шәмаил – 1. Тумыштан булган сыйфат, холык, яхшы холык. 2.Рам эченә куелган дини эчтәлектәге текст яисә изге урыннарның рәсеме.
Хәдисе шәриф – бөек, олуг сүзләр ( Мөхәммәт пәйгамбәрнең сөйләгәннәре һәм эшләгән эшләре турында).
Тәһлил – “Лә илаһе илләл лаһ” сүзләрен күп тапкырлар кабатлап әйтү.
Сәрләүхә - китапның титул бите. Мәкалә исеме. Эпиграф.
Нәккаш – төрле бизәкләр төшерүче, рәсемче, гравер.
Әбҗәд – туры мәгънәсендә “әлифба” дигән сүз. Борынгы яһүди әлифбасындагы хәрефләрнең тәртибен күрсәткән һәм бер мәгънәне дә аңлатмый торган сүзләр тезмәсе.
Бөти – төркичә “язу” дигән сүз. Төрки халыкларда “бөти” сүзенең төрле формалары – Битик (язу, хат), битмәк (язмак), бителде (язылды), битикче (язучы, кятиб), диван битикчесе (суд секретаре), олы битикче (беренче секрктарь) – кулланылышта йөргән. Аннан бу сүз җанлы телдән төшә, “бөти” дигән формасы гына кала, анысы да янга тага торган догалык кәгазе (амулет) төшенчәсен алып китә.
Догалык – ятлау, янга бөти итеп тагу яки башка максатлар өчен Коръән сүзләреннән яки башка дини китаплардан, дини риваятьләрдән алып төзелгән язма теләк теләү, Аллага ялвару текстлары.
Коръән – ислам диненең баш китабы. “Кәлям шәриф” (“Изге сүзләр китабы”) дип тә йөртелә. Барысы 114 сүрәдән тора. Сүрәләр Мөхәммәт пәйгамбәргә Алла тарафыннан иңдерелгән сүзләр – аятьләр төсендә, махсус шигъри формада бирелгәннәр.
Хаттатлар – матур язу осталары, каллиграфлар. Язу культурасына борыннан ия халыкларда (кытай, гарәп, фарсы, рус, Көнбатыш милләтләрдә) ничек булса, бездә, Идел-Чулман буе татарларында да, китап басу һөнәре барлыкка килгәнче кулдан күчерелгән язма китаплар гамәлдә йөргән. Китап күчерү эше белән шөгыльләнүчеләрне хаттатлар дип йөрткәннәр.
Аллаһы – (гарәпчә - илаһи зат, тәңре, ходай) – ислам дине буенча, күкне, җирне, кешене – бөтен нәрсәне бар итүче, бөтен дөнья белән идарә итүче.
Иман – исламның хаклыгына ихлас ышану.
Кәгъбә - Мәккәдәге әл – Хәрәм мәчете уртасында урнашкан куб формасындагы изге таш бина.
Мәккә - мөселманнарның Көнбатыш Гарәбстанда урнашкан төп шәһәре, аның ядкарьлек җире.
Мәдинә - мөселманнарның икенче изге шәһәре, анда Мөхәммәт пәйгамбәр күмелгән.
Хаҗ – мөселманнарның Мәккә шәһәрендәге Кәгъбәгә барып гыйбадәт кылулуры.
Хаҗи – Мәккәгә барып, хаҗ кылган мөселман.
Хәдис – Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышы, эшчәнлеге, күрсәтмәләре, кылган гамәлләре, васыятьләре хакындагы риваятьләрдән торган изге чыганак һ.б.

No comments: