Monday, November 30, 2009

Mansur Segdiev - Poetry Electronic Book

Тукай белəн сөйлəшү

Килə алсаң бүген, Тукай,
Ни əйтер идең икəн?
Сагышлы йөзе татарның
Күпкə яктырды микəн?
Дөбер-шатыр дөньябызга
Җитми сазың авазы;
Илəс-милəс карашларда
Булалмый сөю назы.
Газиз ана телебезнең
Тарайды офыклары.
Ят телне кулай күрəлəр
Татарның оныклары.
Караш ташлап дөньябызга,
Әйтерсең кебек сүзең.
Күрəзəлəп карыйм əле,
Ялгышсам төзəтерсең:
-Уян, татар мəрт йокыңнан,
Гасыр бетеп барадыр!
Иҗтиһад ит, эшкə башла,
Телең бетеп барадыр!
Күрсəтче безгə, Тукаем,
Чыгу юлын афə ттəн:
Бабай оныгын аңламый –
Икесе - ике миллəттəн…
Тукай юк шул… фикерлəре –
Изге васыять күңелдə.
Тагы бер кат əйтеп үтим
Сезгə Тукай телендə:
- Уян ,татар, гасыр бетə,
Хəстəреңне күреп кал!
Тарихларга ул үткəнче,
Фатихасын алып кал!

"Tukay Belen Soyleshu"
"A Conversation with Tukay"

These are from an online .pdf book of poetry written in Tatarcha, in Cyrillic,
and quite well done.

No comments: