

(АПИПА)
1.
Бас, кызым, әпипә,
Син басмасаң, мин басам.
Синең баскан эзләреңә
Мин дә китереп басам.
2.
Бас, кызым, әпипә,
Син басмасаң, мин басам.
әпипәнең калачларын
Ашап калыйм ичмасам.
3.
Бас, кызым, әпипә,
Идәннәре селкенсен:
Идәннәре селкенсен дә
Кияү күңеле җилкенсен.
4.
Бас, кызым, әпипә,
Сындыр идән тактасын.
Сындырсаң идән тактасын,
Кияү түләр акчасын.
No comments:
Post a Comment