Tuesday, July 21, 2009

Fazyl Chishmese Notalar


ФАЗЫЛ ЧИШМӘСЕ
(РОДНИК ФАЗЫЛА)


1.

Чылтырап аккан чишмәгә
Суга дип килгән идем, шул.
Тиз генә әйләнеп өйгә
Кайтырмын дигән идем.

2.

өздереп нигә карадың,
Ник тоттың чиләгемнән, шул?
Суларым түгел, ялкыным
Түгелде йөрәгемнән.

3.

Кызарып янган шәфәкътән
Күзләрем алалмадым, шул.
Тибрәнде телем, әйтергә
Сүзләрем табалмадым.

4.

Чишмәгә төшкән сукмакның
Читләре үлән генә, шул.
Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен
Тик күрше-күлән генә.

No comments: