Tuesday, July 15, 2008

АБАУ, УФ АЛАМ


АБАУ, УФ АЛАМ

Сан-Франциско татарлары җыры

Йөрәгемне яндырадыр
Бер мәхәббәт ялкыны.
Абау, уф аллам,
Йөргән җирләрем кайда?
Йөргән җирләр, туган илләр
Төштә күрсәм дә файда.

Файда бирми һич тә миңа
Бозлы суның салкыны.
Абау, уф аллам,
Йөргән җирләрем кайда?
Йөргән җирләр берни түгел
Туган-үскән ил кайда?

Сине сагынып, сине сагынып
Чит илләрдән килдем мин...
Абау, уф аллам,
Йөргән җирләрем кайда?
Йөргән җирләр, туган илләр
Төштә күрсәм дә файда...
Йөргән җирләр берни түгел
Туган-үскән ил кайда?..

Now what I don't understand here is the part about it being a "San Francisco Tatar" song. Is this for real? Was this written about us? Was this written by someone here? It's a great song regardless.

No comments: