Wednesday, July 16, 2008

АГЫЙДЕЛ КАТЫ АГА

АГЫЙДЕЛ КАТЫ АГА

Агыйделдә йөзсәң иде,
Камыштан көймә үреп;
Былбыл булып,гөлгә кунып,
Сөйләшсәң иде күреп.

Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөя микән, сөйми микән,
Шуны беләсем килә.

Аклы кулмәк җиңе тар
Җиң очында хаты бар;
Хатын укып карагачтын -
Сөям дигән сүзе бар.

Агыйдел күпере,
Чуен мәллә,Чылтырый;
Каш астында ике күзе
Энҗе кебек елтырый.

Агыйделдән көймә килә
Кылдан нечкә эз белән;
Җаным, нигә хәтерең калды
Уйнап әйткән сүэ белән?

This is one of my favorite songs that my Ebe would sing. My father's favorite was Kuk Kugercin.

No comments: