Tuesday, July 15, 2008

БИБИСАРА

БИБИСАРА

Билгесез Ә.Ерикәй сүзләре

Чүт-чүт сайрый сандугачлар.
Җәйге таң сызылып бара;
Таң атканда Бибисара
Йоклый алмый бичара.
Йоклар иде йоклатмыйлар
Сандугачның җырлары;
Матур ирнен үбеп ала
Таңның җылы нурлары.

Бибисара суга бара,
Су ала чиләгенә;
Су алганда чиләгенә
Дәрт тула йөрәгенә.
Чәчелә-түгелә, дулкылана
Салкын су чиләгендә;
Салкын сулар чиләгендә,
Кем икән йөрәгендә?..

No comments: