Wednesday, July 16, 2008

АЛМАГАЧЛАРЫ

АЛМАГАЧЛАРЫ
(ЯБЛОНИ)


1.

Алмагачның агачыннан
Кашык юндым мин сиңа;
Уналтыда, унҗидедә
Гашыйк булдым мин сиңа.

Кушымта:

әй, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары,
Сайрый, сайрый, сайрый, сайрый
Сагындыра башлады.

2.

Алмагачым алма бирми,
Калды инде чыбык кына.
Булдым инде сайрар коштай,
Сайрамыйм чыбык кына.

Кушымта.

3.

Алма бөреле, алма бөреле,
Алма чәчәге төрле.
Башкаларга күз дә салмыйм
Сине күргәннән бирле.

Кушымта.

4.

Алма бакчасына керсәм,
Бадьян түтәлләре.
Ал булса да, гөл булса да,
Кирәкми бүтәннәре.

Кушымта.

No comments: