Tuesday, May 5, 2009

Эш беткәч уйнарга ярый - Tukay

Эш беткәч уйнарга ярый

Габдулла Тукай

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый. Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен; Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен. Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш: «И Сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач! Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман; Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!» Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала: «Тукта, сабрит, уйнамыйм, ди, уйнасам, дәрсем кала. Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам, Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам». Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә, Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә. Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач, Ул да шул бер сүзне сайрый: «Әйдә тышка, күңлең ач! Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман, Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!» Сандугачка каршыга биргән җавабында Бала: «Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала. Туктале, бетсен дәрес, ди, әйтмәсәң дә уйнарым, Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!» Ул, шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә, Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә. Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач Чакыра тышка Сабыйны: «Әйдә тышка, күңлең ач! Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт, Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!» Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала: «Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала. Тукта, сабрит аз гына, ди, и кадерле Алмагач, Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач». Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене, Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны - барсыны. Чыкты йөгреп бакчага: «Иә, кем чакырды, дип, мине? Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!» Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Көяш, Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач; Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач, Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.

Сабрит - сабыр ит.

No comments: