Tuesday, May 5, 2009

ФӘНИС ЯРУЛЛИН - Телефонный мәхәббәт

Телефонный мәхәббәт

Безнең мәхәббәт бик кызык -
Телефонный мәхәббәт.
Сөйләшәбез, гөрләшәбез,
Әй җайлы соң, әй рәхәт.
Очрашырга йөрисе юк,
Ятасың өйдә генә.
Кәчтүм-чалбарың да тузмый,
Тора гел чөйдә генә.
Чәчәкләр сатып алмыйсың
Әз-мәз хезмәт хакыңа.
Ә бит пүчтәк чәчәкнең дә
Бәясе тиң алтынга.
Ачуланышкан чак булса,
Йөрмисең һич үпкәләп:
«Телефон өзелде», - дисең,
Тавыш китсә күпкәрәк.
Әй шәп инде бу телефон
Заманасына күрә -
Сине шәп егет иттерә,
Ямьсезлегең яшерә.
Хисләрне яшерен түгәбез,
Серле безнең мәхәббәт.
Шулай сер саклый белгәнгә
Телефонга мең рәхмәт.

2002.

No comments: