Tuesday, May 5, 2009

Поезд барган көйгә - Габдулла Тукай - Tukay

Поезд барган көйгә

Габдулла Тукай

«Дөмберр» карчык йортына Тәрәзәсенә кыйна,
Нишләп иртә йоклаган, Торсын әле Фатима!
Кичә эчтек партебин, Берләп түгел, алтыдин;
Нинди йоклау ул әле Пирбуенчы яртыдин!
Зәйни берлән Шәйхетдин Килеп керде ишекдин;
Кыска буйлы Фатима Торды гүя бишекдин.
- Исәнмесез, кунаклар! - Сез дә саумы, аппаклар!
Әйдә, дустлар, эчәбез, Әле безнең яшь чаклар.
Эчә дуслар чәкәшеп, Күзне-күзгә текәшеп;
Эчкән була карчык та,- Үзе беткән бетәшеп.
Фатиманың кыз чагы - Һавадагы кош чагы -
Хәрап булган бу өйдә, Суына төшкән кочагы.
Шулай да ул типтерә, Бетәсен сизеп тора;
Җылыйсы күз яшьләрен Күз эчендә киптерә.
«Дөмберр» күрә - җыласа, Ачулана ул нәрсә:
- Ашарыңа бар ич,- ди,- Тагын җитми ни нәрсә?
Мискин безнең Фатима Кече яшьтән ятимә;
Шуңар күрә төшкән ул Сатлык кызлар рәтинә.
Һәр төн шул эш бу йортта, Исрек татар фарситта;
Ниләр, ниләр булганын Саный алмый бер чорт та.
Сез әйтәсез: «Дөмберр» ни? Аңлый алмыйбыз берни,
- Шундый карчык ул, аңар Себерен ни, Сембер ни!
Яшь бер кызны ала ул, Булган була ана ул;
Үсеп буйга җиткергәч, Башын утка сала ул.
- Ник исме «Дөмберр»? - дисез,- Бик ят исемдер,- дисез;
Язган абзаң белә шул, Сез бернәрсә белмисез.
Гомре үткән дөмбердәп, Аккан су күк гөлдердәп;
Ах, дүдәк-дүдәк-дүдәк, Басма өстендә балүрдәк;
Господа, станция Дюдяк! Балүрдәк - җырлаганда
«бала үрдәк» дип аерып әйтмичә, ике сүзне кушып җибәрәләр.

(Г. Тукай искәрмәсе.) Фарситта - форсить итеп (типтереп) йөрү. Партебин - портвейн. Пирбуенчы - беренче.

No comments: