Thursday, April 16, 2009

Әллүки

Әллүки

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый -
Чын безнеңчә матур, милли көй;
Әллүки, бәллүки,
Чын безнеңчә матур, милли көй;

Түзалмадым, бардым җырлаучыга
Дидем: "Кардәш, бу көй нинди көй?"
Әллүки, бәллүки,
Дидем: "Кардәш, бу көй нинди көй?"

Җавабында милләттәшем миңа:
"Бу көй була, диде, Әллүки "
Әллүки, бәллүки,
"Бу көй була, диде, Әллүки "

No comments: