Saturday, April 4, 2009

Burlingame California Tatar Singing Group 2009


Bibisara

БИБИСАРА
БилгесезӘ.Ерикәй сүзләре
Чүт-чүт сайрый сандугачлар.
Җәйге таң сызылып бара;
Таң атканда Бибисара
Йоклый алмый бичара.
Йоклар иде йоклатмыйлар
Сандугачның җырлары;
Матур ирнен үбеп ала
Таңның җылы нурлары.
Бибисара суга бара,
Су ала чиләгенә;
Су алганда чиләгенә
Дәрт тула йөрәгенә.
Чәчелә-түгелә, дулкылана
Салкын су чиләгендә;
Салкын сулар чиләгендә,
Кем икән йөрәгендә?..




Eklime



Ey , Yazmish Yazmish
ӘЙ, ЯЗМЫШ, ЯЗМЫШ

Сара Садыйкова көе,
Сибгат Хаким сyзләре

Әй, язмыш, язмыш, туган җиремнең
Тугач та кергән миңа үз төсе.
Кая барсам да, мин шат, канатлы,
Ирекле, азат, һаман үз кеше.

Әй, язмыш, язмыш, теләмим башка,
Башка бер җәйне мин үз җәемнән.
Аерма мине туган илемнән,
Кара икмәгем, сөтле чөемнән.

Әй, язмыш, язмыш, ташлама читкә.
Читтә сулырмын кайгыдан, моңнан.
Аерма мине өй түремдәге
Миләшләремнән, каеннарымнан.


ÄJ, JAZMÏŞ, JAZMÏŞ

Sara Sadïjkova köe,
Sibgat Xakim süzläre



Äj, jazmïş, jazmïş, tugan ciremneñ
Tugaç ta kergän miña üz töse.
Kaja barsam da, min şat, kanatlï,
Irekle, azat, haman üz keşe.

Äj, jazmïş, jazmïş, telämim başka,
Başka ber cäjne min üz cäemnän.
Aerma mine tugan ilemnän,
Kara ikmägem, sötle çöemnän.

Äj, jazmïş, jazmïş, taşlama çitkä.
Çittä sulïrmïn kajgïdan, moñnan.
Aerma mine öj türemdäge
Miläşläremnän, kaennarïmnan.

notes here
and here is that incredible Sara Sadikova page

No comments: