Saturday, April 4, 2009

Keeping Our Culture Going


Ommigulsum

ӨММЕГӨЛСЕМ
(УММИГУЛЬСУМ )

Чулпан калка, ал таң ата,
Таң Гөлсемне уята.
Гөлсем таңнан кырга барып,
Ай урагын уйната.

Кушымта:

Бас, әйдә, өммегөлсем,
Идәннәре бөгелсен,
Басуыңда зур бәхетнең
Чаткылары күренсен!

Гөлсем шук та, Гөлсем ут та, –
Егет күңелен яндыра.
Бик еш шулай сөйгәнен дә
Эштә хәйран калдыра.

Кушымта.

Көн дә дими, төн дә дими,
Ару-талуны белми,
Ярышларда безнең Гөлсем
Алдынгылыкны бирми.

Кушымта.


Seyahatchi Jiri



Sinen Nuring

СИНЕҢ НУРЫҢ
Ф.Хәтипов көеХ.Туфан сүзләре
Кояшта тудың микән,
Йолдызда тордың микән?
Өйгә ай кергәнме дисәм,
Ул синең нурың икән.
Кигәннәрең ал икән,
Гөләп белән пар икән
Алны уңмый диләр икән,
Халык сүзе хак икән.
Көрфекләрең кагасың
Моңсу гына багасың,
Ай кояштан нурлар ала,
Син каян аласың?

No comments: