Регина.
Безнең сыйныфка килде
Бер кыз - Регина атлы.
Киемнәре дә затлы,
Ярата икән татлы.
Букчасына кул тыгып
Кәнфит әрчеп кыштырдый.
Язарга соңга калып,
Мыштырдый да мыштырдый.
Шоколад фольгалары,
Сагызларның тышларын,
Чупсаларның таягын
Идәнгә ташлый барын.
Үпкәләр дип тормадым,
Аны-моны карамый,
Әйттем:
* Безнең сыйныфта
Идән чүпләү ярамый.
Хәзер җыеп ал, - дидем, -
Һәм савытка сал, - дидем.
Тыңлады мине ярый
Регина - татлы кызый.
______________________________________
Балыклы буа.
Бормалы болын буйлап
Барсаң, бардыр бер буа.
Бәләк-бәләк бәртәсләр
Безнен буада була.
Бакый бабай борынгы
Балыкчы, беләсездер.
Бүрткән борчак болгата
Буага Бакый бабай.
Брәдниген буага
Батырып бара бугай.
Бара безгә балалар
Балыкларын багарга
Балык бирә бүләккә,
Бармый бабай базарга.
Балалар бары .....
Бәхтияргә- бер балык
Биктимергә- бер балык
Барласка -бер балык
Барыйга- бер балык
Бәләкәй Булатка- биш.
______________________________________
Бәрәңге бәлеше.
Әни бәлеш пешерә
Вак кына турап итен.
Бөгә, бөрә һәм ягып
Җибәрә газның мичен.
Ә авылда әбием
Олы миченә яга.
Без күп булгач ясый ул
Бәлешне ике таба.
Итне күп итеп турый,
Казның түшен дә сала.
Әбием бәлешеннән
Бары буш таба кала.
Бабай йөри кеткелдәп:
* Әбиең белә эшне.
Ит күп булса, ни хикмәт.
Шәп бәрәңге бәлеше.
______________________________________
Сүзлекләр.
Нәрсә ул айсберг?
Нәрсә ул аспарагус?
Беләсегез бик килсә,
Сүзлек ачып карагыз.
Кирәк сүзне табарга
Ярдәм итәр алфавит.
Хәреф тәртибе белән
Ачыла анда һәр бит.
Бик акыллы китаплар -
Сүзлекләр бик күп төрле.
Аңлатмалы, бер телле,
Кайсы ике, өч телле.
Дуслашсаң сүзлек белән,
Баер телең, шомарыр.
Чит телләр өйрәнерсең,
Хаталарың югалыр.
______________________________________
Он кайта.
Көне буе тегермән
Әйләнә дә әйләнә.
Анда бодай, арышлар
Ап-ак онга әйләнә.
Кайталар онны төяп
Машиналар һәм атлар.
Безгә пешәр бу оннан
Бәлешләр һәм калачлар.
______________________________________
Бәла килсә.
Мин шундый начар нәрсә
Исемем минем бәла.
Бәла белән өйләргә
Кайгылар гына килә.
Мин күп төрле, күп төсле,
Булам зур һәм кечкенә.
Тик кайберәүләр миннән
Курыкмыйлар һич кенә.
Кул сузалар, мин килсәм,
Бер-берсенә туганнар,
Дус-ише килеп җитә,
Бергә мине куалар.
Туганлыкны, дуслыкны
Өзә алмый бәлалар.
Моның шулай икәнен
Белә хәтта балалар.
______________________________________
Кем уйнарга чыкмый?
1, 2, 3, 4,5,6 -
Кояш та йокларга ятты.
7,8,9 һәм 10 -
Төн килде киеп кара тун.
Әнә, көмеш ай калыкты,
Көйләп йоклата халыкны:
* Әлли-бәлли, әлли-бәү, - ди
* Мин берәү генә, сез күбәү, - ди
* Кемнәр озак йоклый, - ди
* Иртән уйнарга чыкмый,- ди.
______________________________________
Ак сирень.
“Сирень төсе шәмәхә- дип,
Әйткән булалар тагы.
Ә менә безнең бакчада
Чәчәк атты ап-агы.
______________________________________
Җавапсыз сорау.
Безнең кабызган учак
Елга буенда яна.
Таган ясап куйдык та,
Казан астык без аңа.
Пешә балык шулпасы,
Казан асты карала.
Яр буена шулпаның
Тәмле исе тарала.
Сорап башын катырам
Тирәмдә бар халыкның:
* Елга, күлнең суында
Ник тәме юк балыкның?
Елгада күпме балык,
Бар вагы, бар эресе.
Аларның берсенең дә
Нигә чыкмый өресе?
Шулпа пеште, әй тәмле,
Һәр кеше бүлеп алды.
Мине борчыган сорау
Һаман җавапсыз калды.
Миңа җавап бирегез,
Беләме берәрегез?
______________________________________
Күңел күзе.
Табышмаклы, хикмәтле
Минем бабамның сүзе:
* Маңгай күзе җитми,- ди,
* Кирәк, - ди, - күңел күзе.
Күңел күзе күрмәсә,
Ике күзең пүчтәк, - ди,
* Яшәрсең файдасызга
Җирнең өстен чүпләп,- ди.
* Кайда соң күңел күзе?
Кирәк тизрәк табарга!
* Ул тумыштан бирелә
Бөтен-бөтен балага.
Изге булса күңелең,
Яши-яши табарсың.
Дөньяга, кешеләргә
Шул күз белән багарсың.
______________________________________
Автомат.
Һәр чат саен автомат,
Акча ага шалт та малт.
Берне сал да бишне от,
Рәхәтләнеп баеп ят.
5 сумлык сала-сала,
Бер сумсыз кала-кала,
Әй, уйнады Рәҗәб тә,
Батып бетте әҗәткә.
Бүген отармын, диеп,
Уңыш тотармын, диеп
Өметләнде, уңмады,
Җиңел баеп булмады.
Әҗәт сорап киләләр,
Качуда Рәҗәб йөри.
Көн-төннәр эшли-эшли
Әтисе әҗәт түли.
Урамнар чатлы-чатлы,
Барсы да автоматлы.
Уйнамаса да шахматлы,
Бик оста куя матны.
______________________________________
Мыеклы машина.
Ялга безнең авылга
Бик күп машина кайта.
Төрле-төрле “Лада”лар,
“Джип”лар һәм “Тойота”.
Энем карап торды да
Бер “Джип”ка кызыкты.
Антенналарын саный:
* Бер, ике, өч мыеклы.
Үзебезнең “Ока”ны
“Джип”ның баласы,- ди.
* Кайчан, әти, мыеклы
Машина аласың,- ди.
Әти әйтә:
* Дәү үскәч,
Шәһәргә барырсың,- ди.
* Күп укып, күп эшләгәч
Шундыйны алырсың,- ди.
______________________________________
Вакыт кая китә?
Олыларның бар сүзе:
* Вакыт юк. Вакыт бетә.
Ник юк соң ул?
Ник бетә?
Ул вакыт кая китә?
______________________________________
Ябалагы кая?
Ябалак-ябалак булып,
Матур карлар ява соң!
* Карын күрәм, - ди энем,
* Ябалагы кая соң?
______________________________________
Чыршы базары.
Әллә барам урамнан,
Әллә барам урманнан.
Барам сокланып карап,
Тезелгән чыршы, нарат.
Яңа ел чибәрләрен
Беләм кем җибәргәнен.
Билгеле һәр балага:
Зур рәхмәт Кыш бабайга.
______________________________________
Белү тиешле.
Мин үзем татар баласы,
Урысча да сиптерәм.
Инглиз һәм төрекчә дә
Фикеремне җиткерәм.
Кирәк урында сөйләшсәң,
Бөтен тел дә килешле.
Ата-ана телен белү
Һәркемгә дә тиешле.
______________________________________
Карышмыйм.
Иртән торуга әби
Куя ботка пешереп.
* Файдалы, аша, - диеп,
Тора искә төшереп.
Ашыйм, ашыйм, карышмыйм,
Тик, әбием, күрмәче.
Бик әйбәтләп булыша
Өстәл астында мәче.
______________________________________
Песнәк.
Бөртек салдым да учка
Суздым аны агачка.
Песнәгем - сары түшем,
Көтеп тора өлешен.
Кунып бармак очына,
Башын төртә учыма.
Саклый әдәп, итәгать,
Үзе шундый канәгать.
Бернине куймый читкә,
Ярата майлы ит тә.
Сыйланды да кыш озын,
Урманга очты язын.
______________________________________
Энемне тирбәтәм.
Бабай белән әбигә,
Әти белән әнигә
Мин идем гел бер генә,
Энекәш туды менә.
Көлә дә белми әле,
Уйный да белми әле,
Элгән уенчыкны да
Күзләре күрми әле.
Ә хәзергә мин аны
Бишегендә тирбәтәм.
Үзем белгән җырларны
Энекәшкә өйрәтәм.
______________________________________
Кәнфит туе.
Яшел чыршы төбендә
Бүләкләр: янчык, капчык,
Матур кәгазь сандыклар -
Эчләре тулы шатлык.
Әй, андагы кәнфитләр:
Карамель һәм мармелад,
Чупа-чупс, манпаси,
Ак һәм кара шоколад.
“Камыт аяклы аю”,
“Каз тәпие”, “Карлыгач”,
“Кысла муены”, “Му-му”,
“Ромашка” һәм “Сандугач”.
Әзләп кенә ашасаң,
Җитәр иде ай буе.
Аны уйлап тормыйбыз,
Яңа ел - кәнфит туе!
______________________________________
Суык көн.
Радиодан кисәтәләр:
* Салкын була хикмәт тә,
Бармагыз,- дип,- мәктәпкә.
Без бармыйбыз әлбәттә.
Йокы туйгач, ашагач,
Өйләдә бөтен бала
Чана-чаңгысын ала
Һәм тау шуарга чаба.
Кулда җылы бияләй,
Аякта киез итек.
Борын белән авызны
Сакларга ничек итеп?
Уйнап-шуып торсак та
Керфеккә кунды сыкы.
Авызны җыеп булмый,
Килгән шикелле йокы.
Шуа торгач пәлтәләр
“Смирно”га бастылар.
Итекләр тырпайдылар,
Тамаклар да ачтылар.
Инде өйгә чабабыз,
Җырлап кайта чанабыз.
Өйдә йодрык күрсәтеп,
Көтә ата-анабыз.
______________________________________
Каян белгән?
Кара син бу суганны!
Ничек алдан сизенгән:
* Кыш салкын булыр,- диеп
Кат-кат кабык киенгән.
______________________________________
Әби һәм камыр.
Әбием камыр баса:
* Бигрәк үзле, уф-уф,- ди.
Ә камыр баскан саен
Аны үртәп:
* Пуф-пуф,- ди.
______________________________________
Күгәрчен.
Өйдән чыгуга, алдыма
Килеп төште күгәрчен.
Минем чыгуымны гына
Көтеп торган күрәмсең.
Башкалар да очып килде,
Мин сибүгә көнбагыш.
* Исән булыгыз, кошкайлар,
Минем мәктәпкә барыш.
Баш очымда уйный-уйный,
Озаттылар мәктәпкә.
Кайткач минем сыйлавымны
Алар көтәр, әлбәттә.
______________________________________
Шәһәр иртәсе.
Шәһәр килә уянып,
Ал нурларга буялып.
Су тутырып күп итеп,
Юарга шәһәр битен
Олы машина чыккан,
Пумаласын да таккан.
Су сибә дә себерә,
Урамны ялт иттерә.
______________________________________
Тәгәрмәчләр шәһәре.
Тәгәрмәчсез йөри алмый
Машина һәм трактор.
Тәгәрмәчне әти ясый
Зур заводта, белеп тор.
Анда эшли бик күп эшче,
Химиклар, инженерлар.
Тәгәрәп кенә торалар
Машиналарга шиннар.
Зур химия шәһәре ул
Татар Түбән Камасы.
Илгә һәм дөньяга таныш
Тәгәрмәчләр каласы.
______________________________________
Адашлар.
Син дә Рөстәм,
Мин дә Рөстәм,
Без икебез - адашлар.
Яшьтәшләр һәм сабакташлар,
Урамдаш, авылдашлар.
Юлга чыксак, без юлдашлар,
Сер бүлешсәк, сердәшләр.
Шаҗәрәләрне барласак,
Нәселдәшләр, кардәшләр.
Ил дә уртак - Ватандашлар,
Планета бер - Җирдәшләр.
Ике татар баласы без,
Диндәшләр, милләттәшләр.
Тик туган нигез аерым,
Булсак та без адашлар.
Аңа илткән юл бер генә,
Мәңге-мәңге адашмам.
______________________________________
Яңа кар.
Ак кына,
Пакъ кына,
Талпына-
Талпына,
Тын гына,
Шым гына
Кар ява
Дөньяга.
Атладым
Сак кына,
Таптадым
Чак кына.
Артымнан
Яңадан
Каплады
Яңа кар.
Атына-
Атына
Җил атлы
Таганда,
Талпына-
Талпына
Кар ява
Һаман да.
______________________________________
Кар үлчәме.
Җип-җиңел кар чәчәге,
Юктыр аның үлчәме.
Каян килсен авырлык
Аны үлчи алырлык?
Алай дисәң, агачлар,
Куаклар ник бөгелгән?
Югыйсә бит аларга
Карлар гына эленгән.
Кар үлчәме кырларда,
Басуларда күренә.
Кар күп булса, икмәк күп
Кайта ындыр түренә.
______________________________________
Ничек очарга?
Оча чыпчык, сыерчыклар,
Чәүкә, карга, күгәрчен.
Һавадан җиһанны күзләү
Бик рәхәттер күрәсең.
Ничек кенә очарга соң
Кошлардай канат кагып?
Юк шул, миңа канат түгел,
Куллар куелган тагып.
Очасы килгән кешеләр
Әкиятләр чыгарган.
Малайлар очкыч ясыйлар
Кәгазьдән я чырадан.
Тик кеше хыялы барбер
Булмый юкка, әрәмгә.
Корыч канатлар күтәрә
Кешеләрне галәмгә.
______________________________________
Урман шавы.
Урман гел шаулап тора,
Төрле җыр җырлап тора.
Язын назлы яфракларда
Ләйсәннәр чыңлап тора.
Җәйге җилләр колачлы,
Яшел дулкын агыла.
Куе шавы уң-сулга,
Өстән өскә кагыла.
Көзен урман җилсез дә
Моңлана кыштыр-кыштыр.
Хәвефле җил хәбәре:
* Көз артында кар, кыштыр.
Кышкы ачулы җилләр
Үзәкләргә үтәләр.
Шәрә урман сызгыра,
Зың-зың ботак, кәүсәләр.
Урман гел шаулап тора,
Һәр фасылның үз җыры.
Кеше күңеле кебек -
Наз, шатлык, моң, шом тулы.
______________________________________
Урман хисабы.
Кушу гамәле.
Торыгыз әле карап,
Торыгыз әле санап,
Усакка кушам усак,
Наратка кушам нарат,
Каен, имән, барчасы -
Урман була суммасы.
Тапкырлау.
Гөмбә сарган төп саен,
Гөмбәле усак, каен.
Майлысы, ак, җирәне -
Гөмбәләрнең кирәге.
Кәрҗиннәрне тутырып,
Урманнан арып чыгыш.
Кәрҗин тапкыр гөмбәләр -
Һай, зур соң тапкырчыгыш.
Алу гамәле.
Миләшләр тәлгәш-тәлгәш,
Чикләвекләр чук та чук.
Чикләвек яратмаган
Кеше җирдә юк та юк.
Өзеп торам куактан,
Кешәнкәләп киметәм.
Куактан ала торгач,
Чикләвеген ноль итәм.
Бүлү.
Өйгә кайткач күңелле:
Урман байлыгын бүлеш.
Бүлүче дөрес бүлсә,
Һәркемгә чыга өлеш.
Урманда бар кушу да,
Алу, бүлү, тапкырлау.
Урман хисабын аңлый
Акыллылар, тапкырлар.
______________________________________
Кар шары.
Койма буенда сукмакны
Кар басты алагаем.
Көрт эчендә кызыктырып
Шаяра Алабаем.
Киттем Алабай артыннан,
Кар билгә җитте менә.
Эткә нәрсә, ул курыкмый,
Кар керми итегенә.
Инде чумдым, чыгып булмый,
Килче, Алабай, булыш.
Койрыгын бирде акыллым,
Тарт, әйдә, әйдә, тырыш.
Кайтып кердем.
Әй, көләләр
Өйдәгеләрнең бары:
* Бу ни хикмәт?
Ишек ачып,
Кергән өйгә кар шары!
______________________________________
Бүленгән барчабызга.
Кояш нурга бүленә,
Яңгырлар тамчыларга.
Кар - бөртек, чәчәк - таҗга,
Без - начар, яхшыларга.
Ак тәнле, караларга
Һәм тәне сарыларга.
Бик күп-күпп теллеләргә
Һәм төрле динлеләргә.
Без яшибез, үсәбез
Җир дигән бакчабызда.
Кояш, ай, көн һәм төннәр
Бүленгән барчабызга.
______________________________________
Икмәк.
Икмәкле өстәл - табын,
Икмәксез калса - такта.
* Икмәк - табын хуҗасы, -
Димиләр инде юкка.
______________________________________
Әнисә.
Дусты белән әрләшкән,
Бик күңелсез Әнисә.
* Сезнең белән уйнамыйм,
Йөрәгемдә җил исә.
______________________________________
Ничек шуарга.
Күр әле Кыш бабайны,
Нәрсә уйлап утырган?
Төне буе кар белән
Өй түбәсен тутырган.
Җиргә кары әз калган,
Җил дә туздыра исеп.
Өй түбәсеннән,
Я, әйт,
Чана шуарга ничек?
______________________________________
Җырчы тустаганнар.
Ашап-эчкәч өстәлдән
Җыештырам тустаган.
Мин юганда җырлыйлар:
* Бу кыз бигрәкләр уңган.
Мин дә җырлыйм кушылып
Җырчы тустаганнарга.
Җырлы чәйләр эчертербез
Табында туганнарга.
______________________________________
У-ра, каникул!
Укучылар сөенә:
* Каникул, ур-ра, ур-ра!
* Кани-кани-кани-кул, -
Дип җырлый кыңгырау да.
Балаларның шатлыгын
Бөтен табигать белә.
Әнә күктә кояш та
Күз кыса, бии, көлә.
______________________________________
Агач кашыклар.
Әби кисәтеп тора:
* Ашка пешә ашыккан.
Үзе ашый чәчәкле
Матур агач кашыктан.
Элек бик күп халыклар
Ясаганнар кашыклар.
Агачтан сырлап, бизәп,
Тапканнар төрле бизәк.
Үлән, чәчәк, куаклар
Кашыкларда үскәннәр.
Сары, кызыл җимешләр
Бизәкләргә күчкәннәр.
Бөдрә сабак чәчәкләр -
Туган як балкышлары.
Күңелне җылыталар
Әбием кашыклары.
______________________________________
Петерсон китабы.
Петерсон, Петерсон,
Яңа китап китерсен!
Бик авыр бу китабы,
Бик катлаулы хисабы.
Эшли алмый әти дә,
Эшли алмый әни дә.
И, тырыштым, аңлаттым,
Хәтта үзем аңладым.
______________________________________
Алмаштыру.
Ай тотыла,
Тел тотлыга,
Саз батыра,
Кыш катыра,
Җир яшәрә,
Кул яшерә,
Җәй чәчәкле,
Туй чәкчәкле,
Көннәр кырыс,
Сыер кысыр,
Энем Нәфис,
Абый Фәнис.
Урын алмаштырудан
Үзгәрми сумма гына.
Ә сүзләрнең үзгәрүен
Күрсәттем яңа гына.
______________________________________
Хәреф ясыйм.
Һәркөн хәрефләр өйрәнәм
Инде күбесен беләм.
Мин аларны дәфтәремә
Ясыйм рәсеме белән.
А - алмалы,
У - учаклы,
Б - балалы,
Д - дагалы,
И - иләкле,
Ч - чиләкле,
К - күзле,
Ү - үгезле,
Ч - чәйле,
Җ - җәйле,
Х - хатлы,
Т - туплы,
О - онлы,
Ө - өйле.
Башка хәрефләргә дә
Торам рәсемнәр ясап.
Онытмыйм, беләм яттан,
Йөрим гелән кабатлап.
______________________________________
Мин шәһәрме, малаймы?
Бакчадан кайту белән,
Өйгә керә-керешкә,
Марсель алган белемен
Күрсәтергә керешә:
* Мин шәһәрме, малаймы?
Нигә мин Марсель атлы?
Ничек монда килгәнмен
Франциядән чаклы?
Анда яшәдегезме
Әти һәм әни, сез дә?
Французча ник белмим?
Аңламыйм да бер сүз дә.
Шаккатып карап тора
Атасы һәм анасы.
Сорау ала биш яшьлек
Галим бакча баласы.
______________________________________
Гүзәлләр һәм Сылулар.
Читтән кергән исемнәр
Чын татар баласында:
Эльза, Регина, Эльвина,
Аида, Азалияләр -
Аларның арасында.
Ни аңлата исеме -
Белмиләр үзләре дә.
Бетмәгән бит дөньяда
Чын татар сүзләре дә.
Энҗе, Алсу, Миләүшә,
Илсөяр, Кәримәләр,
Ләйлә, Нурия, Сөмбел,
Алия, Сәлимәләр.
Зөбәрҗәт, Якут, Җәүһәр,
Фирүзә - асыл ташлар.
Гөлле, айлы исемнәр
Татарда хәттин ашкан.
Гүзәлләр - нинди гүзәл!
Сылулар - нинди сылу!
Җиңел һәм үзебезчә,
Кирәкми телең сыну.
______________________________________
Әйбәт чара.
Рәнҗетсәләр, сүксәләр,
Кыерсытып үтсәләр,
Төшкән чакта кәефем
Чакыра канәфием.
Утырсам шуңа чумып,
Утырсам уйга чумып.
Йөрәкнең дөпелдәвен,
Ачуның дөбердәвен
Басарга кирәк дәва,
Мин беләм әйбәт чара.
Син дә кулланып кара,
Иң шәбе китап аңа.
______________________________________
Белмисез нигә?
Бу дөньяда ничә ил?
Бу дөньяда ничә тел?
Ничә милләт, ничә дин?
Ничә диңгез, ничә күл?
Дөньяда ничә бала?
Ничә ак, ничә кара?
Ничә төрле җәнлек бар?
Ничә төрле бөҗәк бар?
Сорау бирәм әтигә,
Сорау бирәм әнигә.
* Мәктәптә сора, - диләр.
- Ә сез белмисез нигә?
Әти дә ык-мык итә,
Әни гел чыгып китә.
Әйбәт укыдык, диләр,
Ә үзләре белмиләр.
______________________________________
Колак саклады.
Җилгә ачылды капка,
Һәм шалт берне яңакка.
Утлар күренә күздә,
Уттай яна яңагым.
Башсыз да калыр идем,
Саклады зур колагым.
______________________________________
Карап торуы җиңел.
Әби чәкчәккә төш кисә,
Куллары шундый җәһәт.
Аның оста эшләгәнен
Карап торуы рәхәт.
Миңа да камырын бирде,
Такта һәм пычак тагы.
Тик тактасы биеп йөри,
Җайсыз пычакның сабы.
Алыштырам ансын-монсын
Әле тактасын борам,
Өйрәнергә әбиемнең
Кулына карап торам.
Кисеп ала да әнәчә
(Тасма камыр безнеңчә),
Кискән төшләре тип-тигез
Әйтерсең бар да игез.
Җайлы гына, җңел генә
Карап торуы читтән.
Ә үзең эшли башласаң,
Өйрәнгәнче бик читен.
______________________________________
Әйләнгән.
Инде китте, дигән идек,
Әйләнгән дә килгән кыш.
Ак күлмәкле, ак яулыклы
Әби төсле булган тыш.
______________________________________
Бабай ничек уйнаган?
“Денди”лар да булмаган,
“Барби”лар да булмаган,
“Лего”, “Сега” да күрмәгән
Бабай ничек уйнаган?
Кампитрны белмәгән
Әби ничек уйнаган?
Чыбык атлар, чыра кылыч,
Кабарткан каз куыгы.
Кура, балчык сыбызгы -
Бабайлар уенчыгы.
Әбәк-әбәк, трайлы,
Аташлы һәм качышлы.
Буяу сатыш, узышлы,
Учка йөзек салышлы.
Шәмәй - сөяк, тимер аткый,
Кәкре ботак - кәшәкә.
Ябага туп, чүпрәк курчак -
Сөйлиләр хәзергәчә.
Кытай уенчыкларыннан
Башлары әйләнмәгән.
Телевизор, кампитрга
Кол кебек бәйләнмәгән.
Әби шулай уйнаган,
Бабай шулай уйнаган,
Бер дә кимен куймаган.
Табигать баласы булган,
Саф һавадан туймаган,
Балалыгын җуймаган.
______________________________________
Суга.
Кояш суга, кызу каба,
Бәйләнделәр бит башка.
Әрекмән яптым түбәмә,
Суга алмаслар башка.
______________________________________
Юкә.
Юкә яшел күлмәк кигән,
Итәкләрен чеметкән.
Иртәнге кояш нурына
Сөенеп биеп киткән.
Тәмле сары чәчәкләре:
* Бис-бис,- диеп кул чапкан.
Хуш исләрен тараткан,
Бал кортларын уяткан.
______________________________________
Бар.
Күзләрем бар карарга,
Бармагым бар санарга,
Йөгерергә тәпием,
Яратырга әнием,
Әби, бабай, әтием.
______________________________________
Чебиләр.
Жимлектән болгатма чүпләп
Чебиләр, әй, ярыша.
Олырак кисәге чыкса,
Берсен-берсе куыша.
Тибенә-тырмана башлый
Кыштыр-кыштыр аннары.
Ахры, чеби, тавыкларның
Кычыта табаннары.
______________________________________
Дусларым көлеп торсын.
Туган көнем бәйрәменә
Дуслар килде кунакка.
Каршыладым урын биреп,
Уздырдым олы якка.
Кунаклар миңа бер кочак
Бүләк, чәчәк китерде.
Дусларым санынча өйгә
Елмаю, көлү керде.
Елмаю күпме булса да
Артык түгел, күп булсын.
Бәйрәмдәге кебек дуслар
Һәрвакыт көлеп торсын.
______________________________________
Сыерчык ярышы.
Ул сызгыра - мин сызгырам,
Мин сызгырам - җаваплый.
Мин нинди аваз чыгарсам,
Шул авазны кабатлый.
Аннан җырлый, сайрый башлый,
Тешен кайрый, кылана.
Канат кага, яшкелт-кара
Каурые дулкынлана.
* Я соң, әйдә, кушыл, сайра,-
Дип үчекли, сыздыра.
Юк, кошчыгым, сайрый алмыйм,
Беләм бары сызгыра.
______________________________________
Янгын.
Янгын! Янгын!
Көнчыгышта
Төн шәленә ут капкан.
Көн ясаучы фәрештәләр
Офыкларга ут яккан.
Яшел урманнар арасы
Алсулыкка төренде.
Әхмәр тавының башына
Кызыл чаршау эленде.
* Кикрикүк! Яна күк!
Әтәч салды таң өнен.
Бүләк итәр барчабызга
Кояш матур җәй көнен.
______________________________________
Хаклык.
Бу бәхәстә син дә хаклы,
Мин дә үземчә хаклы.
Шулай, туган.
Кайчак хаклык
Була ул ике яклы.
______________________________________
Аккош, Кысла һәм Чуртан.
Яши күңелдә бергәләп
Аккош, Кысла һәм Чуртан.
Өчесен килештерәм дә
Теләгән якка тартам.
______________________________________
Бәхетем татлырак.
Юк якты дөньяда,
Бер якта, кыйтгада
Бездәге чишмәләр -
Күңелгә сый-дәва.
Бездә су тәмлерәк,
Тозлар да тозлырак,
Майлар да майлырак,
Шикәрләр баллырак.
Шатлыклар яктырак,
Кешеләр яхшырак,
Бәхетем татлырак.
Ул синдә тапканым,
Туган җир, Ватаным.
______________________________________
Ярый... ярамый.
Сугышырга ярамый,
Талашырга ярамый.
Ләкин була мөһим чаклар -
Ярамыйга карамый.
Кыерсытса күрше кызын
Мин барында бер мәнсез,
Ничек кыз бала якласын
Үзен юньсездән минсез?
Рәнҗетсәләр нәселемне,
Булсам шуңа түземле,
Хыянәтче, дип тоярмын,
Яратмам мин үземне.
Әгәр берәр сантый минем
Милләтемне хурласа,
Әйткәләшеп алмый булмас,
Татар данын урласа.
Ил өстенә яу килгәндә
Чакырса мине Ватан,
Сугышырга фатихасын
Бирер анам һәм атам.
Сугышырга ярамый,
Талашырга ярамый.
Була менә шундый чаклар -
Ярамыйга карамый.
______________________________________
Йомыш кушсаң.
Сөмбелгә йомыш куштык:
* Биш-алты суган китер.
Оңгаеңа алып кил
Тагын бер-ике кишер.
Йомыш кушсаң балага,
Төгәл итеп куш, туган.
Сөмбел алган өч кишер,
Китергән унбер суган.
Җавап кыска, хисапны
Бик әйбәт белә Сөмбел.
* Бергә икене - өч,- ди
* Биш һәм алты ул - унбер.
______________________________________
Уртакул.
Язган өй эшен күрсәткәч,
* Уртакул,- диде бабай.
* Уртада минем кулым юк,
Уң кулым яза шулай.
Бабай рәхәтләнеп көлде:
* Әй, замана баласы.
Уртакул - ул начар түгел,
Уртачага барасы.
______________________________________
Яңа көн.
Кара төн иләге аша
Аксыл нурлар саркыды.
Төн буе ял иткән нурлар
Керде пәрдә аркылы.
Аксыл нурлар алсуланды,
Җир өстенә таң иңде.
Күктә йөзгән болытлар да
Яңа көнгә юл бирде.
______________________________________
Чакыр.
Шыбыр-шыбыр,
Тыпыр-тыпыр
Бии яңгыр.
Суга тулды
Бөтен урам,
Чокыр-чакыр.
Мин чакырам:
* Кояш, чык, чык.
Син дә чакыр!
______________________________________
Усак.
Усак, усак,
Ник син куркак?
Көне-төне
Дер-дер, дер-дер.
Куркыттымы
Сине кемдер?
Юк, мин тимим,
Хәзер китәм,
Күлмәгеңне
Сыйпап үтәм.
______________________________________
Һөнәрле җил.
Гап-гади җил югыйсә,
Ул да төрлечә исә.
Әле генә тымызык,
Һәм кисәк китә кызып.
Биеп һәм бөтерелеп,
Һавага күтәрелеп,
Бөтерә канатында
Тузанын, саламын да.
Һәрнәрсәгә бәйләнә,
Давылга да әйләнә.
Әйләнә буранга да,
Чыкмассың урамга да.
Җил оста сызгыра да,
Дөньяны туздыра да.
Елыймы ул, көләме,
Төрле-төрле һөнәрле.
______________________________________
Көз килде.
Көз килде уңышлар төяп,
Арбасы алтын.
Артыннан ияреп килә
Кар белән салкын.
______________________________________
Уен яшәсен.
Быел гына тумаган,
Былтыр гына булмаган,
Бик күп гасырдан лек
Яши уен гөр килеп.
Сикереп тә,
Йөгереп тә,
Утырып та,
Торып та,
Ятып та,
Качып та -
Берсен читкә куймыйбыз,
Уйныйбыз без, уйныйбыз.
Һич тә уйнап туймыйбыз,
Яңаларын уйлыйбыз.
Дөньяда бөтен бала
Үзенә уен таба.
Без балалар яшәсәк,
Уен, син дә яшәрсең.
______________________________________
Ураза.
Әтәч тә кычкырмаган,
Кояш әле тормаган,
Әбием сәхәр ашый,
Башланган бит Рамазан.
Кемнәр ураза тота,
Җаны изгегә тарта.
Ә изге күңелленең
Бәхет-тәүфыйгы арта.
Тәм-том, җиләк-җимештән
Мин дә ашадым сәхәр.
Кичен авыз ачармын
Көн буе түзсәм әгәр.
______________________________________
Кычыткан.
Кычый-кычый-кычыткан,
Кай җирләрең кычыткан?
Кычытканлыкка керсәң,
Эшләр үтә кызыктан.
* Кычытамы, юкмы? - дип
Сорап тормый кычыткан.
Аның чаккан урыны
Кычыттырып ачыткан.
______________________________________
Җанлы әкият
Без күзләрне йомуга,
Әкиятләр җанлана:
Итекләр үзе йөри,
Паласлар канатлана.
Озын бармагын сузып,
Шүрәле йөри кызып.
Бөкре борын Убырлы,
Диюләр китә узып.
Алып батыр килә дә
Җибәрә барсын куып.
...Уянгач юк берсе дә,
Утырам күзне уып.
______________________________________
Чәчәктән матур әби.
Әби белән уйныйбыз,
Ул - чәчәк, мин - күбәләк.
Мин очам тирәсендә,
Ул утыра чүгәләп.
Ак чәчле, ак яулыклы.
Ромашкалар төсле ул.
Бөтен чәчәккә карый
Матур һәм хуш исле ул.
______________________________________
Санамыш
Алан-йолан карама,
Мин саныйм, син санама.
Бер карга, ике бөркет,
Өч чәүкә, дүрт сыерчык,
Биш песнәк, алты чыпчык,
Чыпчык калсын,
Карга чык!
______________________________________
Каскадёр.
Сикерәләр аттан да,
Һәм унынчы каттан да,
Исән имин чыгалар
Дөрләп торган уттан да.
Суда да батмый алар,
Сазда да батмый алар,
Упкын аша кыяны
Сикерә-атлый алар.
Чабып барган поездан
Төшеп кала мәтәлеп,
Теләсә кая менә
Маймыл кебек үрмәләп.
Узыша да куыша,
Үтә күпме киртәләр.
Шул батыр кешеләрне
Каскадёр дип йөртәләр.
______________________________________
Без-зләп кенә.
Бабай безгә гел әйтә:
* Бал ашагыз.
Белегез,
Бал кортыныкы кебек
Нечкә булыр билегез.
Бик сәламәт булырсыз,
Йөрерсез биеп кенә
-Бабай, дим, йөрмәбезме,
Безләп, без-з, диеп кенә?
______________________________________
Камышлыкта.
Җилсез җирдә, ышыкта,
Күл буе камышлыкта
Бакалар пышылдаша,
Еланнар ысылдаша.
Юпь-юеш ком-ташлары,
Юпь-юеш өс-башлары.
Кычкыра да алмыйлар
Юпь-юеш тавышлары.
______________________________________
Чәй эчтем.
Балык белән чәй эчтем,
Тавык белән чәй эчтем,
Төлкене дә ашадым,
Тиенне дә ашадым
Бер тустаган җитмәде,
Тагын берне ясадым.
Бигрәк тәмле печенье,
Авызда кетер-кетер.
Аю төслесен китер,
Бүре төслесен китер.
______________________________________
Бүләк челтәр.
Челтәр бәйлим ыргак белән
Челтем-челтем читләре.
Үрәм, бөрәм, чәчәк ясыйм,
Беренче эш бит әле.
Гел юкка гына тырышмыйм
Әни бәйрәме тиздән.
Күңеле күк ак, пакъ челтәр
Чәчәкле бизәк бездән.
______________________________________
Уңган Әнисә.
Оста куллар түгәрәген
Бик үз итте Әнисә.
Биш инәне кулга ала
Буш вакыты бул дисә.
Уң күзен дә, сул күзен дә
Оста ала ул хәзер.
Беләзек, бармак - һәм тиздән
Бияләй була әзер.
Кемгә башмак, кемгә башлык
Бәйләп бирә Әнисә.
* Кызым бигрәкләр уңган,- дип
Мактап туймый әнисе.
______________________________________
Көз сулышы.
Көз сулышы басуларга сарды,
Агачларны салды ялкынга.
Кургашыннан коеп болытларын
Үзе йөри урман артында.
______________________________________
Елак кыш.
Бу нинди елак, җылы кыш,
Яуган кар бара эреп?
Кыш кыш буламени җирне
Куймагач карга төреп.
Койма буйлап көрт салмаган
Ак чаршау бураннары...
Апрельдәге кебек лыч су
Авылның урамнары.
Әкияткә чумды микән,
Адашканмы кыш-картлач.
Иртәнгә килер, дип көтәм
Һәр кич йокларга яткач.
______________________________________
Уенчыклар дәвалыйм.
Уенчыклар да авырый,
Ышанмыйсызмы әллә?
Айсылу атлы курчагым
Салкын тидергән әнә.
Хастаханә төзеп куйдым,
Шакмаклардан бик шәпләп.
Уенчыкларны дәвалыйм,
Чакырам да әйбәтләп.
Бинтым да бар, уколым да,
Сәдәфле даруларым.
Гәрчич салам, укол кадыйм
Һәм бәйлим яраларын.
Гел карап, дәвалап торгач,
Хәзер бар да сәламәт.
Кәефләре күтәренке,
Әйтәләр миңа рәхмәт.
______________________________________
Үземнән интервью.
Үземнән интервью алам:
* Ни яхшы? - Ярату, сөю.
* Нәрсә яман? - Көнләп көю.
* Нәрсә ул дин, нәрсә иман?
* Нәрсә ул вакыт, заман?
* Нәрсәне күрә алмаска?
* Нәрсәне яратырга?
* Ни өчен, ничек яшәргә?
* Нәрсәгә омтылырга?
Яратырга табигатьне,
Кешеләрне, илеңне.
Күз караң кебек сакларга
Иманыңны, телеңне.
Яхшы күңелле кешегә
Әйбәт күренә һәркем.
Матурлык бүләк итәсем
Килә дөньяга һәркөн.
Гаҗәпләнү, соклануга
Бик килә өйрәтәсем.
Кампитрлы, интернетлы,
Хиссез заман кешесен.
______________________________________
Җитен.
Дулкын-дулкын бу басу,
Шау чәчәк аткан җитен.
Зәңгәр басуны диңгездән
Аеру да бик читен.
______________________________________
Көрәш.
Бөтен кызлар да булмый гел
Чебен тимәс чер итәр.
Безнең күрше кызы Айгөл
Малайларны дер итәр.
Кара билбау иясе ул,
Дзю-до серен белә.
Мәктәптә хәтта малайлар
Карыйлар хөрмәт белән.
Кыз кешедән ник калышыйм,
Мин дә түгел хөрәсән.
Сабантуй батыры булам,
Мин татарча көрәшәм.
______________________________________
Зәңгәр сыер, кызыл бозау.
Мин рәссам булырга уйлыйм,
Алам төрле буяулар,
Ясыйм зәп-зәңгәр сыерлар,
Уттай кызыл бозаулар.
Сарыкларның йоны яшел,
Этләр дә төрле төстә.
Галәмәт зур сары кояш
Төрле нур чәчә өстә.
Өйдәгеләр карыйлар да
Миннән көлеп туймыйлар.
Әллә инде мине берни
Белми, диеп уйлыйлар.
Аңламасагыз, аңлатам:
Сез бит дөрес көлмисез.
Кояш нуры җиде төстә,
Хыяллана белмисез.
______________________________________
Үсү витамины.
Эчәм витамин гына,
Ашыйм витамин гына,
Ләкин никтер һаман да
Үсеп киталмыйм гына.
* Үсү витамины бар,
Әйтәм үзем, - ди бабай.
* Син, балам, мине тыңла,
Үсәсең килсә алай.
Әниең йомыш кушса,
Йөгереп кенә үтә.
Күп йөгергән балалар
Ел үсәсен көн үсә.
Бакчада үлән ута,
Су сип иртә, кичен дә.
Үсүнең витамины
Спорт һәм эш эчендә.
______________________________________
Йокладым.
Мендәргә дә ятмадым,
Өстемә дә япмадым.
Бакчада атынгычта
Тирбәдем дә йокладым.
Җып-җылы җил назлады,
Кояш үпте битемне.
Уянгач еламадым,
Үскән малай бит инде!
______________________________________
Әбәк.
Әбәк-әбәк әбәкләп,
Аркага кул чәбәкләп.
Йөгерештек, уйнадык,
Ял итәргә уйладык.
Утыруга әйбәтләп,
Аркабызга әбәкләп
* Әйдә, уйныйбыз,- диеп,
Шаян җил җитте килеп.
______________________________________
Песи борчагы.
Өй артында түтәлгә
Үскән песи борчагы.
Тик песинең борчагын
Күрмим ашаган чагын.
Ашамагач ник чәчкән,
Чүп булып, нигә үскән?
Утап салдым сарыкка,
Ярап куйды азыкка.
______________________________________
Шундый чишмә.
Тот, бала, шуны истә:
Бар җирдә шундый чишмә,
Син аннан су алырга
Чиләкләр тотып төшмә.
Бу чишмәдән эчәргә
Баш кирәк,
Кирәк акыл.
Алыштырмый мең алтын,
Китапта белем хакын.
Күңел салсаң китапка
Ачылып китәр мең капка.
______________________________________
Табышмак.
Алты аяк, ике кул,
Ике борын, дүрт колак
Дүрт күз егерме бармак
Ике баш, кырык тырнак
Юлдан ничәү барабыз
Кем, я нәрсә булабыз?
______________________________________
Лунатик.
Мине “ лунатик”- диләр,
Ягъни дә “айлы малай”.
Имеш, йөрим төннәрен,
Булса күктә тулы ай.
Чыгам бикле ишектән,
Чыгам хәтта тишектән,
Менәм, имеш, коймага,
Менәр идем айга да,
Ләкин төшәм, ди, кире,
Йөрим, ди, ары-бире.
Йомык була, ди, күзем,
Берни дә белмим үзем.
Тулы ай, нурлар сузып,
Йөртә микән уятып.
Җитәкли, әйдәклиме,
Уйлыйм шуны баш ватып.
Галәм киңлекләренә
Чакырамы, шаккатам.
Менәр идем һич сүзсез
Юк шул минем ракетам.
______________________________________
Ышаныч.
Каеш буган биленә,
Мылтык аскан иңенә,
Тугрылыкка ант биргән
Туган үскән иленә.
Ил ышанып тапшырган
Иминлеген улына.
Ир-егет шулай баса
Ил сакчысы юлына.
______________________________________
Бүген дә солдат.
Минем әти солдат булган,
Илнең чиген саклаган.
Көне-төне постта торган,
Күпме юллар атлаган.
Хәзер дә ул ил сакчысы,
Ләкин басуда эше.
Саклый ул илне ачлыктан,
Тук булсын олы-кече.
Иминлек, тынычлык теләп,
Белми ул ару-талуны.
Солдат хәзер тракторда,
Баета ул табынны.
______________________________________
Шатлык тавы.
Урамны урап,
Котырды буран,
Өйде көрт,
Инде көт
Туктавын.
Кар тавын
Урарлар
Балалар,
Чаналар,
Чаңгылар.
Яңгырар
Бар урам.
Куанычлар урар
Аклыклар тавын
Шатлыклыр тавын.
______________________________________
Танабыз сыер булды.
Безнең тана сыер булды,
Чөнки ул бозаулады.
Бәбиен шундый яратты,
Бөтен җирен ялады.
Күзен - әйбәт күрсен, дип,
Тәпиен - йөгерсен, дип,
Колагын - ишетсен, дип,
Иреннәрен - имсен, дип.
Әй, мөгери-мөгери,
Һаман тирәләп йөри.
Кулы юк күтәрергә,
Бик тели имезергә.
______________________________________
Сөбханалла.
Сөбханалла, мәшалла,
Бигрәкләр матур бала!
Йөзе айдай түгәрәк,
Ирене кызыл күбәләк.
Күзе кара карлыган,
Чәченә карлыгач кунган.
Ике бите пар алма.
Күз тимәсен, и, бала,
Сөбханалла, мәшалла!
______________________________________
Хикмәт.
Синең күзең зәңгәр -
Бүләк күктән.
Минем күзем яшел -
Үләннәрдән.
Аның күзе кара -
Шомыртлардан.
Энемнеке соры -
Болытлардан.
Яшел күзем күкне
Зәңгәр күрә.
Зәңгәр күзләр күрә
Яшел үлән.
Күпме төсләр күрәм
Яшел күзем белән!
______________________________________
Өрәңге.
Кызык исем: өрәңге.
Маэмай кебек өрәме?
Аңа җилләр өрәме?
Өрәңге ник өрәңге?
Агач хәйран кызыклы,
Яфрагы биш бармаклы,
Язын бирә баллы сут,
Көзен аңа каба ут.
Җәен аңа карачы,
Булса яңгыр явасы,
Яфрак төбе чылана,
Әйтерсең, яше ага.
Ә нигә ул өрәңге?
Чөнки аның йөрәге
Җырчы, музыкант төсле:
Уен коралы гөслә,
Скрипка, сыбызгы,
Кларнет яши анда.
Ул өрми, тора чыңлап,
Син үзең кара тыңлап.
______________________________________
Кызык бәйрәм.
Язын бакча балалары
Кызык бәйрәм ясады.
Карга боткасы пешереп,
Тавыкныкын ашады.
______________________________________
Үртәмә!
Гел үрти мине Алия:
* Син йомрыкай, Кабартма.
Чамала, кызый, үртәмә,
Ачуымны кабартма!
Кабарсам, очып китәрмен,
Хет ярат, хет яратма.
Күргән саен усал песи
Кебек сыртың кабартма.
______________________________________
Джип һәм ат.
Безнең күрше бай кеше,
Йөри олы “Джип”та.
Ә мин атка атланам,
Торасы юк җигеп тә.
Нәрсә кирәк җегеткә?
Кирәк түгел бензин, май,
Сорамыйлар права.
* На,- дисәң, алып бара,
Машинага тора ла!
______________________________________
Куян малае.
Бер кылый малай куян
Кәбестә ашап туйган.
Ә әнисе куакка
Бишеген элеп куйган.
Озын колагын сыйпап,
Әлли-бәлли иттергән.
Ә иртән торуына
Тәмле кишер китергән.
______________________________________
Керпе җыры.
* Йокла, нәни аппагым,
Йокла инде, йомшагым.
Керпе җырлап йоклата
Чәнечкеле йомгагын.
______________________________________
Ничә тәпи.
Йөри ишек алдында
Каз, күркә, әтәч, тавык.
4 кошка ничә тәпи?
Әйт әле, җавап табып?
______________________________________
Улым.
Улым минем теземдә,
Күзкәйләре күземдә.
Күгәрчен кебек гөрли,
Тансык һәрбер сүзе дә.
* Әттә-әттә-әттәм,- ди,
* Әттәм-әннәм тәтәй, ди.
* Син алдыңда тирбәтсәң,
Әлли-бәлли итәм, ди.
______________________________________
Күзең исән.
Өйгә кергәч әби йөри:
* Күзем, - ди, - тышта калган.
Гадел әбисен бүлдерә:
* Шәп түгел сөйләү ялган.
Әнә кара көзгедән,
Исән ике күзең дә.
______________________________________
Җырчы песи.
Песиебез-мәчебез
Безнең дус-иптәшебез.
Йори мер-мырлап кына,
Бер көйгә җырлап кына.
* Мияу-мияу, мияу, - ди,
* Сез ник һаман уяу, - ди.
* Йоклагыз, сез торуга
Тычкан тотып куям, -ди.
______________________________________
Мияу һәм мырау.
Уңга - мияу,
Сулга - мияу,
Ягымлы безнең мәче.
Җырлап кына йөри өйдә,
Сырпалану бар эше.
Ә тышка чыккач, эт күрсә,
Песи сыртын кабарта.
* Мияу,- түгел,
* Мырау, мырау,-
Күзен усал аларта.
Кара бу песи халкын,
Ничек үзгәртә холкын.
______________________________________
Кыш үтте.
Тәрәзәсез, ишексез
Боз кальгасын тарсынып,
Сулар чыкты ярыннан
Шаулый-шаулый ярсынып.
Бозлар шундый тартышты,
Әллә тагын атышты.
Шарт-шорт сырты ярылды,
Диңгезләргә агылды.
Тыныч сулап, елгалар
Ярларына кайттылар.
Кочаклашкан дулкыннар
Бөдрәләнеп актылар.
Елга буе таллары
Яшел яулыгын чөйде.
Яшь сандугачлар анда
Булды өр-яңа өйле.
Иминлек теләп җиргә
Сайрыйлар җырчы кошлар.
Хәтта чыпчык кушыла:
* Үтте, - дип,- салкын кышлар.
______________________________________
Кәефсез шигырь.
Була уңга барып та,
Була сулга барып та.
Сап-сары ком сукмакта,
Әй, күңелле паркта!
Бер төркем малай-шалай
Ял итәргә килгәннәр.
Сәлам биреп агачлар
Ботакларын игәннәр.
Ә бер малай үрелеп,
Агачка асылынды.
Ботак ничек чыдасын,
Четердәп төптән сынды.
Малайлар көлә-көлә
Алга таба йөгерде.
Ә агач сынган җирдә
Күз яшьләре күренде.
Балалар мәйданчыгын
Күреп туктап калдылар.
Таганда атындылар,
Утыргычын алдылар.
Кечкенә өстәл өстеннән
Сикерделәр комлыкка,
Өстәл тактасын, сындырып,
Аттылар куаклыкка.
Утыргычта ял иттеләр,
Пәке рәсем сырлады.
Аннан тибеп аудардылар,
Кем көлде, кем җырлады.
Юньсезлектән тәм табучы
Малайлар кайтып китте.
Беләм инде, моны укып
Сезнең дә кәеф бетте.
Әгәр менә бу малайлар
Булса сезнең арада,
Уйлагыз әле, килерсез
Икән нинди чарага?
______________________________________
Тәрәзә.
Тәрәзәнең пыяласы
Пәрдәсез дә пәрдәле.
Кыш-остакул чигү чиккән,
Карагыз, әйдә әле:
Челтәр чуклар, ак чәчәкләр,
Куак, агач, абага.
Арасында көмеш канат
Әкият кошы куана.
Май аенда тәрәзәгә
Кояш нурларын кора.
Ак катык кебек алмагач
Тәрәздән карап тора.
Май аеның пәрдәләрен
Сандугач җыры ача.
Куанышып, бал кортлары
Бу пәрдәләрне коча.
Ел әйләнәсе тәрәзәм
Бизәкле, аллы-гөлле.
Сокланып, сөенеп көтәм
Һәрбер туачак көнне.
______________________________________
Акыл теше.
Апам инде егермедә,
Ә үзенә теш чыга.
Акыл теше монсы, имеш,
Мактана ул барсына.
Мине ачулана иде:
* Акылсыз син, уңмаган.
Үзенең дә моңа кадәр
Гел акылы булмаган!
______________________________________
Цирк та үзегездә.
Шәһәр кызы Регина
Беренче көн авылда.
Матур киенеп кенә
Йөри ишек алдында.
Тавык саный:
* Унау,- ди.
Сарык күргәч:
* Абау,- ди.
Сыер абзарын ача,
Куркудан коты оча.
Ят итеп карый аңа
Кәҗә, бозау, каз, үрдәк.
Бәрән, күркәне күргәч,
Әйтеп куйды Регина:
* Сездә бик әйбәт икән,
Авылда рәхәт икән,
Үзегездә цирк та,
Бар,- ди, - зоопарк та.
______________________________________
Безнең белән яшиләр.
Яңа өйгә синнән, миннән
Алда керә песиләр.
Уйный,
Мырлый,
Йөгерә,
Аулый,
Безнең белән яшиләр.
Тәлинкәгә салган сөтне
Бик тәмләп ялап тора.
Яраттыра,
Сыйпаттыра,
Йомшак басып
Чыгып качып
Кайтып килә: таң ата,
Яныңа килеп ята.
Колагыңа сөйли сер:
* Мер-мер-мер,
Мер-мер-мер.
______________________________________
Шомырт.
Бөтен бакча шаккаткан.
Шомыртлар чәчәк аткан.
Әйтерсең алар өстенә
Хуш исле катык яккан.
______________________________________
Тәмле бармак.
Беләсезме, ничек тәмле
Менә шушы баш бармак?
Өстәл астына посам да
Авызга салам кармак.
Чупа-чупс кирәк түгел,
Кирәкми миңа сагыз.
Әйбәт булыр, бары мине
Күрми генә торсагыз.
Юк, абыем килеп җитә,
Тарта ике аяктан.
- Ярамый, суырма, диләр,
Төрлесе төрле яктан.
Тәмсез дарулар сөртәләләр,
Бармакны капмасын, дип,
Мин юам да тагын качам,
Берсе дә тапмасын, дип.
Юрган астына керәм дә,
Чүп-чүп, чүп-чүп итәмен.
Шул тәмлүшкәмне кабам да,
Тәмләп йоклап китәмен.
______________________________________
Ник йокларга?
Әле йокым килмәгән,
Күзләремә кермәгән.
Ник шулкадәр кыстарга?
Ник соң әле йокларга?
Такмаклый миңа әби:
* Син әле, балам, нәни.
Ял кирәк тәпиләргә,
Иртәгә тәпиләргә.
Күзләрең дә ял итсен,
Иртән дөнья ялт итсен,
Кулларың да арганнар,
Тәмам хәлсез калганнар.
Акылга да кирәк ял,
Башыңны мендәргә сал.
Ял итсен телең, кызым,
Туктамый ул көн озын.
Сөйләшүдән туктасаң,
Безгә ял, син йокласаң.
______________________________________
Нишләгән?
Бу бәрәңге нишләгән?
Әллә ялгыш күрәмме?
Өстендә помидорлар,
Ә төбендә бәрәңге.
______________________________________
Җылы кар.
Бүген кыш әйләнеп килде,
Ап-ак күлмәген киеп,
* Сыерчыклар да аз гына
Күреп калсыннар,-диеп.
Сыерчык бураннарында
Төрткән үлән юынды.
Кошлар да үпкәләмәде,
Сайрап, җырлап юанды.
Язын кар да җылы икән
Тиз ара бетте эреп.
Гөрләвекләргә кушылып,
Китте елгага кереп.
______________________________________
Бергә без.
Бүген шатлык тулган көн:
Гаиләбез туган көн.
Әти-әни кавышканга
Чирек гасыр булган көн.
Биибез заманча да,
Биибез татарча да.
Караоке җырлыйбыз,
Кушыла барчасы да.
Бәйрәмдә дә бергә без,
Эшләсәк тә бергә без.
Бер бөтен ипи кебек
Менә шуңа күрә без.
______________________________________
Кампитр чире.
Башы кызмый, ютәлләми,
Авырта кайсы җире?
Кампитрга вирус кергән,
Бик җитди аның чире.
Дискеттан да йога икән,
Йогышлы була, димәк.
Кампитрлар дәвалаучы
Табиб табарга кирәк.
______________________________________
Соклану.
Тирә-якка күңел күзең
Беләң ихлас карасаң,
Әллә нинди яңалыклар,
Матурлыклар табасың.
Шаккатам беренче карга,
Исем китә яңгырга.
Гаҗәпләнәм кампитрга,
Сокланам басу-кырга.
Күзем алмый карап торам
Чәчәк тулы бакчага.
Соклануны сатып булмый,
Булмый алып акчага.
Сазлыкта.
Сазлыктагы бакалар
Көн-төн сайрашалар.
* Бака-ка-ка,
* Чур-чур-чур,
Сазлыгыбыз нинди зур,
Тирә-як яшел сулык,
Чебен-черкигә муллык.
Йоклыйбыз без түмгәктә,
Кирәк түгел түшәк тә.
* Полундра!
* Полундра!
* Бак монда!
* Йөри торна!
______________________________________
Актарабыз, өйрәнәбез
Һаман тарих бабайны.
Әйтик менә, сезнең авыл
Ник аталган Сарайлы?
Таш пулатлар күп булганмы?
Халкы бик уңган, баймы?
Бик өскә үрләтмәгәннәр
Безнең татар агайны.
Хан сарайлары булмаган,
Булганмы бай сарае?
Беләме соң Сарайлының
Галим кызы, малае?
Беләбез әллә кайдагы
Фиргавен кавемнәрен.
Беләмсез җиде буынын
Бабай һәм әбиләрнең?
Әлбәттә, дөнья тарихын
Кирәк белү, өйрәнү.
Үзебезнекен белмәсәк,
Ничу безгә сөйләнү.
Татар, диеп, милләт, диеп,
Бушбугаз булып калу.
Кирәк безгә үзебезнең
Үткәнне дөрес тану.
______________________________________
Әти алган машинамда
Койма буйлап ком ташыйм.
Аннан шул комлык өстендә
Төрле әйберләр ясыйм.
Бар минем шакмакларым да,
Бар чиләгем, көрәгем.
Дус малайларым җыелса,
Аларга да бирәмен.
Шушы кечкенә комлыкны
Чәчәбез дә җыябыз.
Уч төбе хәтле җиргә дә,
Тату булгач, сыябыз.
______________________________________
Медальле балалар.
Әниемнең күкрәгенә
Бик күп медаль тезелгән.
Шуның берсе минем өчен,
Мин туганга бирелгән.
Үсәбез өйдә 10 туган,
Безнең белән өй тулган.
Ашка-чәйгә ике өстәл,
Дистә кашык, тустаган.
Үзебез аш әзерлибез,
Җыештырабыз бергә.
Олы апаларым әнә
Юып эләләр кер дә.
Сынатмыйбыз укуда да,
Без бит медальле бала.
Ә әни - тирә-юньдә бер,
Данлыклы Герой-ана!
______________________________________
Тәти тәпи.
Бер яше тулып китте,
Сеңелкәш атлап китте.
Атлый да идәнгә “шап!”,
Ә үзе шуңа да шат.
Еламый, торып китә,
Сузылган кулга җитә.
* Тәп-тәп-тәпи,
һай тәти,-
Мактый әни һәм әти.
______________________________________
Хаталар.
Кара инде, тагын “өчле”!
Ник бу диктант “хаталана”?
Өйдәгеләр ачуланыр,
Рөстәм уйлый, хафалана,
Сүзләр тапмый җәфалана.
Хата өстендә эшләргә
Үзе һаман ялкаулана,
Ә диктантлар хаталана.
______________________________________
Сер.
Сер тулды бүлмәбезгә,
Саклыйбыз һәммәбез дә.
Бүләк әзерли һәркем
Кадерле әнкәбезгә.
Әнкәй әле белми дә,
Әнкәй әле күрми дә.
Кирәк-кирәкмәс чакта
Бүлмәбезгә керми дә.
Мин бәйлим матур яка,
Сеңлем чигә алъяпма.
Шомарткан да, кискән дә,
Энем бизәкле такта.
Сере бар әтинең дә,
Сере бар әбинең дә,
Иртәгә сер ачыла:
Бездә туган көн була.
______________________________________
Кышкы моң.
Салкын иртә.
Миләшләрдән
Кояшка ал ут капкан.
Сыеша алмый як-якка
Алка-нурлар тараткан.
Чемер-чемер салкын һава,
Карга чертләп ябышкан.
Агач-куак, марля урап,
Авыруга сабышкан.
Тып-тын урам.
Җан заты юк.
Чыпчык та очмый хәтта.
Тынлыкның колагын ярып,
Бер юлчы үтте атта.
Кар скрипка сыздырды
Табанында чананың.
Эленеп калды кышкы моң
Кылларында һаваның.
______________________________________
Тикшерәсе бар.
Әби төнне сукыр, ди.
Караңгыны телсез, ди.
* Менеп ят та урыныңа,
Йом күзеңне сүзсез, ди.
Тикшереп карарга иде
Төнне берәр йокламый.
Һич кенә җитешеп булмый:
Йокы төнлә туктамый.
______________________________________
Җылылык.
Бишинәгә күз җыйдым,
Сабырлыгымны җыйдым.
Оекбаш бәйли башлыйм,
Җыйган күземне җуймыйм.
Әйләнгән саен саныйм,
Уң һәм сул күзне карыйм.
Инде менә куаныч,
Бәйләнеп бетте куныч.
Әни өйрәтә эшкә,
Бәйлибез хәзер үкчә.
Була күрмәсен кыек,
Бозылыр бөтен оек.
Бәйләдем баш, бетерик,
Күзне күзгә китерик.
Басыйк яхшы иттереп,
Инде элеп киптерик.
Аягымда оекбаш -
Хезмәтемнең олысы.
Аягымны җылыта
Кулларымның җылысы.
______________________________________
Челтәр капка.
Модада безнең якта
Таш койма, челтәр капка.
Тимер түгел, таш түгел,
Ә безнең капка - такта.
Челтәрләнеп бизәлгән
Кырыйлары, өсләре.
Күк йөзе чагылган күк
Ачык зәңгәр төсләре.
Истәлек ул бабайдан,
Челтәрле матур капка
Ачыла ике якка
Һәм чакыра кунакка.
______________________________________
Кем була?
* Шайтан чабасың,- ди әби.
Шайтан бит ул җен була.
Мин, оныгы, шайтан булгач,
Әби үзе кем була?
______________________________________
Китап ачкан кушучын.
Китап ачкан кушучын:
* Рәхим итсен укучым.
Юк яшерен серләрем,
Яула белем үрләрен.
Маҗаралы әсәрләр,
Табышмак, әкиятләр,
Поэма, драмалар,
Шигырьләр, хикәятләр.
Төгәл фәннәр яратсаң,
Хисапка салсаң күңел,
Дәреслек, белешмә сүзлек -
Санап чыгарлык түгел.
Халкың, ил тарихына
Булсаң әгәр мөкиббән,
100 автордан 100 китап
Көтәләр сине күптән.
Җир, суларны, һаваны
Карыйм, дисәң тикшереп,
Бик яхшы, укы гына,
Ал дәфтәргә төшереп.
Теләгең генә булсын,
Ачык һәрчак кушучым.
Мин ярдәмгә һәрвакыт
Әзер сиңа, укучым.
______________________________________
Әмер булса.
Елга-сулар йоклый әле,
Тал-керфек ак буяуда.
Очына кояш кунганда
Бәби-бөре уяна.
Көмеш күзләре ачылыр
Җилләр иссә көньяктан.
Кабыктан сикереп чыгар,
Әмер булса кояштан.
Елгалар боз-тәрәзәдән
Күрерләр яз җитүен.
Шаулап-гөрләп, ярдан чыгып,
Тизләтер боз китүен.
___________________________
Кошлар килә.
Чылбыр-чылбыр,
Чөлдер-чөлдер,
Кыйгач-кыйгач,
Кыйгак-кыйгак,
Корыйк-корыйк,
Торыйк-торыйк,
Төркем-төркем
Һава тулып,
Җырлар булып,
Кайнап, сайрап,
Парлар сайлап
Кошлар килә
Туган илгә.
______________________________________
Уяну.
Калдык кар уч-көзгесендә
Кояш нурын уйната.
Тургайлар һавада җырлап,
Туңган җирне уята.
______________________________________
Җилпәзә.
Ачык түгел ишек тә,
Ачык түгел тәрәзә,
Җил-җил җилпәзә,
Җилпәзәдән җил бәрә.
Матур чәчәкләр тезеп,
Кәгазьне кат-кат бөгеп,
Чуклар куеп беркетеп
Ясадым аны бүген.
______________________________________
Яманат.
Курка бала-чагалар,
Мине урамда күрсә.
Тып-тыныч кына барам,
Кулымда юк бернәрсә.
Дан чыккан, бар кушамат,
Исем: “Сугыш чукмары”.
Дөрес, биш-алты тапкыр
Малайларны тукмадым.
Бик каты да сукмадым,
Борыннары канады.
Урамда әниләре
Кат-кат бармак янады.
Күренсәм, кача барсы,
Артына да карамый.
Яннарына барырга,
Уйнарга да ярамый.
Кара дошман диярсең,
Гарьлегеңнән үләрсең...
Шулай,
Яманат чыкса,
Ялгыз калып түләрсең.
______________________________________
Кечкенә чыршы.
Мин - кеп-кечкенә чыршы.
Әз генә карап торчы.
Һәр ылыста күзем бар,
Сиңа әйтер сүзем бар.
Иренми тыңлап торчы:
Минем әни - зур чыршы.
Үстем күркә эчендә,
Эләктем бер чукырга,
Төшеп калдым чокырга,
Үсеп чыктым үрмәләп,
Торам сине күргәләп.
Әниемне күрсәнә,
Миннән сәлам бирсәнә.
Ул мине бик көтәдер,
Сагынып елап бетәдер.
Ә мин үзем зур үскәч,
Буынга егәр күчкәч,
Ерактан да табармын,
Сәламләп кул болгармын.
______________________________________
Төлке.
Җилләр белән узышып,
Куян белән куышып,
Төлке-түтәй куян эзен
Укып чаба тырышып.
Куян да бит хәйләкәр,
Төлкене сизсә әгәр,
Адаштыра, саташтыра,
Ясый төрле элмәкләр.
Чү, кайдадыр эт өрде,
Төлке кире элдерде.
Җил генә уйнап калды,
Төлке качып өлгерде.
______________________________________
Саран түгел, сакчыл мин.
Әти көн буе эштә,
Әни көн буе эштә.
Арып-талып кайталар
Икәүләп кара кичтә.
Җиңел түгел, билгеле,
Акча табу аларга.
Тәм-том, кием, уенчык
Кирәк без - балаларга.
Кирәк, китап, дәфтәрләр,
Телефон һәм кампитр.
Мәктәп, сыйныф буярга
Буяу да алып китер.
Акча үсми бакчада.
Саран түгел, сакчыл мин.
Комагай, карун түгел,
Ләкин бераз вакчыл мин.
Дуслар әнием алган
Әйберне ватмасыннар.
Миңа саран исемен
Китереп такмасыннар.
Вакламыйм мин, олылыйм
Әти-әни хезмәтен.
Хезмәт җимешләренә
Олы минем хөрмәтем.
______________________________________
Әләкче кызлар.
Юк нәрсәне бар итәр,
Чебенне дә фил итәр,
Укытучы янына
Минутта барып җитәр.
* Алды минем пеналны!
* Тиде минем букчама!
Бу әләкче кызларга
Түзәргә һич юк чама.
* Күчерә.- диеп,- миннән,
Апага әләкләгән.
Минем мисал күптәннән,
Аннан алда эшләнгән.
Инде әләкли торгач
Ычкынгандыр Хәдичә.
Кушаяклап башына
Типкәнмен, имеш, кичә.
Укытучы апа да
Кычкырып көлеп алды.
Кушаяк кушаматы
Кызга ябышып калды.
Әләкче әләк-чәләп,
Кем торсын аны өнәп.
Яшәр идек кызларсыз,
Кызык түгел аларсыз.
______________________________________
Сурәт.
Әгәр күрсәң сурәттә
Өстәл, ваза тустаган,
Яшелчә, җиләк-җимеш,
Күп уйлап торма, туган.
Һәрвакыт исендә тот,
Бу картина - натюрморт.
Кәгазьдән, я киндердән
Бер кеше торса карап.
Бу картина - портрет,
Белүең торыр ярап.
Табигать күренешен
Рәссам әнә ясаган.
Андый рәсемне халык
Пейзаж, диеп атаган.
Яу кыры. Әнә солдатлар
Окопларында ята.
Танклар алга ашыга,
Пушкалар ярсып ата.
Бу баталистның эше,
Белә укучы кеше.
Ал кулыңа ни кирәк,
Пумала, я карандаш.
Акбур, күмер, акварель,
Майлы буяу һәм гуашь.
Яса портрет,
Натюрморт һәм пейзаж.
______________________________________
Ана телем.
Әби-бабайлы телем,
Әткәй-әнкәйле телем.
Туган нигезле телем,
Бишек-силәле телем.
Тукайлы туган телем,
Олы мираслы телем.
Дәрдемәндле, дәртле телем,
Илле-олыслы телем.
Олпат көрәшче телем,
Җәлилле батыр телем.
Гармунлы, җырлы, моңлы,
Гөлләрдәй матур телем,
Сабантуйлы, шат телем.
Милләте татар атлы
Чәкчәкле, тәмле телем.
Кайда торса да затлы,
Анам теле, атам теле,
Зиннәтле тел, туган тел.
Байлыгы, зурлыгы белән
Көнләштерә торган тел.
______________________________________
Шундый көз.
Сары-сары-сары көз,
Алтын сары гәрәбә.
Алтын көшел, эскертләр,
Сары шәлле әрәмә.
Кызыл-кызыл-кызыл көз,
Кызыл фонарь усаклар,
Миләш һәм баланнарны
Ялмый кызыл учаклар.
Көрән-көрән-көрән көз,
Көрән чичләвек, имән
Салкын яңгырда юып,
Иске күлмәген кигән.
Кара-кара-кара көз,
Яп-ялангач, шәп-шәрә
Бозлы агач ботагы
Шык-шык тәрәзәгә бәрә.
Сары, кызыл, көрән көз,
Буяулары чуп-чуар.
Кара көздән ак сынлы,
Ак толыплы кыш туар.
______________________________________
Ташбака.
Туган көнемә дуслар
Бүләк итте ташбака.
Таш түбәсе астыннан
Тын гына карап ята.
Мыштыр-мыштыр өй буйлап
Итте бака сәяхәт.
Җылыткыч янын сайлап,
Йоклап китте бик рәхәт.
______________________________________
Әнием картаймасын.
Кино караган вакытта
Әнием киткән йоклап.
Кино бетте. Мин утырам
Әни йокысын саклап.
Алсулык йөгергән аның
Арыган яңагына.
Күз төбендә җыерчык бар,
Чыкканмы яңа гына?
Кем борчыган әниемне?
Нигә чыккан җыерчык?
Әллә мин гаепле микән,
Булам кайчак кыбырсык?
Юк, әнием картаймасын!
Борчымаска суз бирәм.
Әниемнән нурлар алып
Торсын әйләнә-тирәм.
______________________________________
Әйтәләр.
Олылар гел-гел әйтәләр:
* Илдә чыпчык үлмәс,- дип.
* Илен сөймәгәннәр исә
Илдә дә көн күрмәс,- дип.
______________________________________
Йомшак әнием.
Әниемнең йомшак кулы
Мине сөя, иркәли.
Әниемнең йомшак сүзе:
* Балакаем, иркәм,- ди.
Әниемнең куеннары
Йомшак мамык мендәрдән.
Йомшак күңеле коткарыр
Катылыктан, бәладән.
___________________________
Әти малае.
Беләм, әти,
Малай чакта
Үзең дә шук булгансың.
Әби борылган арада
Ялт биреп юк булгансын.
Шул чактан ук үртәмешең
Синең дөп-дөрес: табиб.
Тәҗрибәләр үткәргәнсең
Төрле үләннәр табып.
Берсендә түндербаш ашап,
Чактан үлми калгансың.
“Операция ясыйм”,- дип
Бәбкә, бака яргансың.
Бабай тәмәкесен “чәлеп”,
Тартып та карагансың.
Шуңа әби базга япкач,
“Йолдызлар санагансың”.
Сарай түбәсеннән очып,
Кулыңны сындыргансың.
Бәрәңге күмеп яткансың
Ут ягып, ындырда син.
Син мине ачуланганда
Исеңдә тот “самаен”:
Фәрештәдән тумаганмын,
Мин бит синең малаең.
______________________________________
Кәҗә көттем.
Тирә-ягым ямь-яшел,
Кәҗә көтәм болында.
Кетердәтә үләнне,
Һич юк качу уенда.
Кояш мине иркәли,
Үләннәр тора назлап.
Күз йомыла, ә болын
Кечерәя аз-азлап.
Уянып киттем кинәт.
Аркама соң кем төрткән.
Ә-ә, кәҗәкәй икән бит,
Кайтырга мине көткән.
______________________________________
Карап торам.
Әтиемә карап торам:
Бигрәк гайрәтле, көчле.
Әкиятләрдә сөйләнгән
Алып Батырлар төсле.
Иртән торгач, һәкөн саен
Күнегүләр үткәрә.
Гантельләр белән дә уйный,
Авыр герләр күтәрә.
Әниемә карап торам:
Һай, нәфис, биле нечкә.
Иртүк базардан кайта ул
Букчасын сөйрәп көчкә.
Әтине дәштем тәрәзгә:
* Кем кайта, кара әле.
Букчалары бигрәк авыр,
Каршысына бар әле.
Шуннан бирле әниемне
Әти йөртә базарга.
Ә мин тәрәзәгә киләм
Кайтуларын карарга.
______________________________________
Болыт.
Болыт суган ашаган,
Күз яше ага таңнан.
Бакчаларга да тамган,
Урамнарга да тамган.
Гөрләвек булып аккан,
Һәм болыт юкка чыккан.
Калган җирдә сулары,
Кая киткән суганы?
* Әнә, түтәлгә төшкән,
Ямь-яшел булып үскән.
______________________________________
Йөк машинасы.
Күреп йөк машинасын,
Әйттем:
* Кая чабасың?
Бу кадәр җитезлекне
Каян гына аласың?
* Мин авыр йөкләр ташыйм,
Бик күп итеп май ашыйм.
Асфальт кирәк юлларга,
Ашлама - басуларга.
Заводларга да керәм,
Металл, деталь бушатам.
Икмәк ташыйм кибеткә,
Сезгә ипи ашатам.
Ярый, дус, гаеп итмә,
Эшләрем күп, ашыгам.
Хәерле юллар телә,
Бик ерак юлга чыгам.
______________________________________
Минсез.
Җилләр бию көе уйный,
Кояш бии һавада.
Әби тәмле ис чыгарган,
Коймак пешә табада.
Мине уятып тормаган,
Эшкә киткән әтиләр.
Көтүгә чыгып киткәннәр
Сыер, сарык, бәтиләр.
Минсез генә кошлар сайрый,
Бал кортлары безләшә.
Сикереп тордым.
Кая башмак?
Я, кем миңа эзләшә?
______________________________________
Атынам.
Атынам да атынам,
Күккә таба атылам.
Әнә теге болытка
Хәзер, хәзер тотынам.
Юк, булмады.
Бу болыт
Эреде төтен булып.
Атынырмын биеккә,
Тотармын бер ничек тә.
These children's poems were sent to my friend Elvira here in San Francisco, from her Eni in Tatarstan, where she is a Teacher of Tatar Language. I don't know who wrote them, but they are charming.
No comments:
Post a Comment