Wednesday, April 8, 2009

Фәүзия Бәйрәмова - Tatar Independence

There are passionate Nationalists among our peoples.
I'm hoping for success. I don't even like how my family's name changes to a Russian ending a hundred years back. (-eff and -eva) Our culture, language and history truly are different.
Medvedev and Putin are looking more fascistic every day. There are beautiful Russians among us, but they really need to give us our sovereignty.

I wish to translate the below posting:

Милләтне бөек идея генә берләштерә ала!

(Татар иҗтимагый үзәгенең юбилей корылтаенда ясаган чыгыш. 2009 ел, 28 март.)


Татар милли азатлык хәрәкәтенең узган 20 еллык эшенә анализ ясап, уңышлар да, уңышсызлыклар да күрергә була. Милли мәктәп һәм гимназияләрнең күпләп ачылуы, меңләгән мәчетләрнең барлыкка килүе, Татарстанның мөстәкыйльлек мәсьәләсендә азмы-күпме казанышлары - болар барысы да татар милли хәрәкәтенең фидакарьләрчә эшләве нәтиҗәсе. Әмма, кызганычка каршы, бүгенге нәтиҗә нульгә тиң - без шул кадәр күп көч куеп ачтырган ул татар мәктәпләре яңадан урыслашып бара, мәчетләребез ярым буш тора. Тагы да аянычы - без дәүләт бәйсезлеге ала алмадык; шушы 20 ел вакыт эчендә татар теле дәүләт теле булып китә алмады, бу телдә хәтта дәүләт органнарында да эш алып бармыйлар; җәмгыятьтә демократия урнашмады, халыкның 80 проценты сайлауларга килеп, үзенең телен юк итү турында закон кабул иткән хакимият партиясенә 80 процент тавышларын бирә икән, биредә авторитар режим һәм коллык урнашкан, дигән сүз; шулай ук халык дингә дә килмәде - шушы 20 ел вакыт эчендә татар халкының нибары 2 проценты намазга басуы шул хакта сөйли. Язучы Айдар Хәлим сүзләре белән әйткәндә, без 20 ел гомерне суга салдык.

Әлбәттә, болар татар иҗтимагый үзәге гаебе генә түгел, әмма милли хәрәкәт җәмгыятьне алга этәрүче көч булырга тиеш иде. Милли хәрәкәт ул - халык белән җитәкчелек арасындагы күпер, без ике якка да тәэсир итәргә тиеш идек. Татарстан җитәкчелеге, 1994 елда Россия белән Шартнамәгә кул куйганнан соң, бәйсезлек юлыннан чигенү юлына басты һәм ул чигенү, яулап алган позицияләрне бирә-бирә, бүген дә дәвам итә. Татар иҗтимагый үзәге, бәйсезлекне яклыйсы урында, Казан уртасыннан биргән бинага алданып, җитәкчеләрне яклау юлына басты. Бу исә милли хәрәкәтнең икегә аерылуына китерде - Татарстанның бәйсезлеген яклаучылар һәм Татарстан җитәкчеләрен яклаучылар. Бәйсезлеккә зур өметләр багълаган халык та икегә бүленде - суверенитеттан берни дә алмаган ярлы халык һәм алардан тулысынча бәйсез татар олигархлары, яңа байлар барлыкка килде. Бүгенге көндә дөнья миллиардерлары исемлегендә йөрүче татар байлары да бар, әмма аннан милләткә ни файда? Алар үз акчаларына шәхси мәктәпләр салдыралармы, нәшриятлар тоталармы? Без ничә еллар буе Мәскәүдән бер федераль телевизион канал ачтыруны сорап йөрибез, югыйсә аны шушы татар байлары ачарга тиеш иде бит! Алар шәһәр саен, авыл саен миилионнарга төшереп боз сарайлары, спорт комплекслары төзеп йөриләр, ә халыкның ашарына юк! Мондый авыр заманда, кризис вакытында бөтен акчаны спортка тыгу үзе үк исраф! Бу елларда халыкның күпчелек өлеше тәмам ярлыланды, бөлде, әмма татар иҗтимагый үзәге милләтне талаучыларга сүз әйтә алмады, чөнки үзе дә өлешчә алар кесәсендә иде.

Шулай итеп, без бу елларда үзенең бәйсезлеге өчен көрәшергә тиешле халыкны югалттык, күпләр өметне җуйды, без гасырларга бер килә торган форсатны кулдан ычкындырдык. Хәзер Россиядә дә, Татарстанда да вәзгыять бөтенләй башка. 20 ел элек Россия дөньяга демократия идясен күтәреп чыккан иде, хәзер исә дәүләт, чиркәү һәм урыс милләте шовинизм байрагы астында берләшеп ята. 20 ел элек азатлык өчен көрәшүче бер милләтчебез, бер мөселманыбыз төрмәләрдә утырмый иде, хәзер йөзләгән татар-мөселман, тел һәм дин дигәне өчен генә, Россия төрмәләренә ыргытылды, дистәләгән кеше, шул исәптән мин үзем дә, хөкем көтәбез. Элек бәйсезлекне яклап, иллешәр мең татар урамнарга чыкса, бүген халык үз хәленә дә, башкаларныкына да битараф. Әйткәнемчә, бүген җитәкчеләр дә башка - алар үзләренә тулы бәйсезлек алдылар һәм милләт тормышыннан тулысынча аерылыдылар.

Ни кызганыч, милли хәрәкәтнең һәм татар зыялыларының бер өлеше үзенең төп көчен башта союзны саклауга бирде, хәзер исә федерализмны яклауга сарыф итә. Югыйсә, безнең төп масатыбыз - үз халкыбызның азатлыгы, үз милләтебезнең дәүләт бәйсезлеге булырга тиеш иде! Шушы 20 ел вакыт эчендә татар халкының милли һәм сәяси проблемаларын халыкара дәрәҗәдә күтәрә алмавыбыз да татар милли хәрәкәтенең җитешсезлеге булып тора. Без бары тик халыкара хокук яклау оешмаларына, халыкара судларга мөрәҗәгать иткәндә генә дөнья җәмәгатьчелегенең яклавын һәм ярдәмен тоярбыз. Россиягә мөрәҗәгать итү, аннан ярдәм көтү, бу явыз империяне сакларга тырышу - иң зур башсызлык булыр иде.

Шулай ук 20 ел элек телебезгә һәм динебезгә каршы мондый мәкерле һөҗүм юк иде, ә бүген ул ачыктан-ачык бара. Әгәр без Россиянең мәгариф турындагы законына милли төбәк компонентын яңадан кертә алмыйбыз икән, безне милли мәгарифнең юкка чыгуы көтә. Мәктәпләре булмаган милләтнең язма әдәбияты да, мәдәнияте дә, тарихы да булмаячак, без чегәннәр хәлендә калырга мөмкинбез. Мондый юкка чыгару Урал-Себердә күптән алып барыла инде, анда татар мәктәпләре 50 ел элек бетерелде, менә инде ярты гасыр урысча укыган буыннар үсеп җитте, шуңа күрә менә 50 ел инде ул яклардан бер татар язучысы чыкмады. Хәзер исә Татарстан белән Башкортстанны да шушы хәл көтә...

Күрәсез, безгә хәзер барысын да яңадан башларга кирәк, нульдән башларга кирәк булачак. Әмма эшебезне тагы анда бер мәктәп, монда бер мәчеткә кайтарып калдырабыз икән, нәтиҗә тагы нульгә тигез булачак, чөнки башка дәүләтнең һәм милләтнең законнары буенча яшәгәндә, алар бу мәктәп-мәчетләрне тагы үзләре теләгән вакытларында яптыра алачаклар. Милләт шуны аңласын иде - Россиядә татар халкының киләчәге юк! Аерым татарлар сакланып кала алса да, теле, мәктәпләре, милли мәгарифе, милли әдәбияты, мәдәнияте булмаган халык ул милләт булудан туктый. Эшләр болай барса, алга таба татар халкы, урыс милләте составында, урыска әйләнеп кенә яшәвен дәвам итә алачак. Менә шушы фаҗиганы халыкка бик яхшы аңлатырга кирәк. Алга таба җан саклау өчен көрәш урыс-татар яссылыгына күчәчәк, бер дәүләти мәйданда ике милләт кала алмый, көчлерәге көчсезен йотачак. Бу очракта татарны йотылу көтә. Шуңа күрә безгә ашыгыч рәвештә урыс милләтеннән аерылырга кирәк, үз халкыбызга һәм бөтен дөньяга шуны аңлатырга кирәк - без урыс түгел, безнең телебез, динебез, мәдәниятебез, тарихыбыз башка! Һәм безнең татар булып исән каласыбыз килә, әмма Россия татар милләтен юкка чыгару юлына басты!

Милләт буларак исән калырга телибез икән, без нишләргә тиеш соң?

Милләтне бөек идея генә көрәшкә күтәрә һәм берләштерә ала, ул - дәүләт бәйсезлеге идеясе. 20 ел элек без югалган дәүләтчелегебезне торгызу өчен милли азатлык көрәшенә күтәрелгән идек, бүген дә яңадан азатлык байрагын күтәрергә кирәк! Бу безгә Сөембикәләрдән, Батыршалардан, Гаяз Исхакый, Шәфи Алмаз, Әхмәт Тимер, Гариф Солтан, Гали Акышлардан калган изге амәнәт, мәңгелек васыять! Бу көрәштә без иң беренче чиратта үз халкыбызга таянырга, аның белән эшләргә, аның бәхете өчен көрәшергә тиешбез. Шул ук вакытта без күршеләребез - кол ителгән Идел-Урал халыкларын да империя төрмәсендә калдырырга тиеш түгелебез, чөнки алар безгә, татарларга карап тора. Ә төп союзникларыбыз итеп без демократик яктан алга киткән Көнбатышны алырга, Европага йөз тотарга тиешбез. Шул ук вакытта төрки рухны төрки кардәшләрдән, ә ислам әхлагын мөселман илләреннән алырга тиешбез, бу мәсьәләләрдә алар белән бергә булырга тиешбез.

Татар милләтчеләренең төп максаты - бәйсез, демократик, милли рухлы, ислам әхлаклы дәүләт төзү булырга тиеш. Без моны үз халкыбызга да, башкаларга да ачык аңлатырга һәм шушы юлдан тайпылмыйча, азатлык өчен көрәшебезне дәвам итәргә тиешбез. Үз тарихында дистәләгән бәйсез дәүләтләр тоткан, кодрәте белән бар дөньяны тетрәткән, мәдәнияте белән милләтләрне таң калдырган, Евразия кыйтгасының бөек ИМАМЫ булып торган Татар Халкы бәхетле һәм бәйсез булырга лаек! Һәм без моңа ирешербез, иншаллаһ!

Фәүзия Бәйрәмова,

Татар Халкының Милли Мәҗлес рәисе.

No comments: