Wednesday, July 16, 2008

ЙОЛДЫЗЫМ

ЙОЛДЫЗЫМ


әй, дускаем, буең зифа,
Тал кебек бөгеләсең.
Таллар кебек бөгеләсең,
Кем өчен өзеләсең?

Кушымта:

әй, йолдызым, йолдызым,
Йолдызым, рушаным!
Син йөргән гөл-бакчасына
Керергә тырышамын.

Үзләренең коесы бар -
Безгә килеп су ала.
Чиләген тутырып ала да
Көлә-көлә югала.

Су буенда кыяк үлән,
Җыеп аласы иде.
Мәңге онытылмаслык итеп
Карап каласы иде.

Кушымта.

Ал да яза, гөл дә яза
Күп кырлы карандашым.
Кайда күреп сөйләшим соң,
Сердәшем, карлыгачым?

Кушымта.

Алма бакчасына кереп
Алма ашыйсы иде.
Син - алмасы, мин - чәчәге
Булып яшисе иде.

Кушымта.

No comments: