Wednesday, July 16, 2008

САБАН ТУЕ ҖЫРЫ

САБАН ТУЕ ҖЫРЫ

Татар халык көе М.Садри сүзләре

Сабан туе - хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе, шул;
Уйнап, көлеп, җырлап, биеп
Бәйрәм итик көн буе.

Шау-гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары, шул;
Котлы булсын, милләттәшләр,
Ямьле сабан туйлары!

Бәйрәм итик шатланышып,
Туганнар, бергә-бергә, шул;
Безнең бергә булуыбыз
Китсен бөтен гомергә.

No comments: