Tuesday, September 16, 2008

Berse Alma, Berse Xorme

БЕРСЕ АЛМА, БЕРСЕ ХӨРМӘ

Татар халык көе Ә.Ерикәй сүзләре

Матур кызлар суга бара,
Челтырый чиләкләре.
Берсе - сирень, берсе - роза,
Берсе - гөлнең зәңгәре.
Матур кызларны күргәндә,
Ярсып тибә йөрәгем.
Берсе - алма, берсе - хөрмә,
Берсе - кура җиләге.
Өчесе дә бигрәк чибәр,
Өчесе дә бигрәк шәп.
Берсе - җәүһәр, берсе - гәүһәр,
Берсе - энҗе зөбәрҗәт.
Гаҗәпләнәсең үтсәләр,
Өчесе бергә җырлап.
Берсе - был-был, берсе - тургай,
Берсе - кәнәрисымак.
Карап торам күз алмыйча
Кызлар барган юллардан.
Берсе - уңган, берсе - булган,
Берсе - алдынгылардан.
Өчесе дә бер дигәннәр,
Ефәктән киенгәннәр.
Кайсын сайларга да белмим,
Өчесе дә чибәрләр...

No comments: