Monday, September 1, 2008

Eni Turinda

Әни

Әни!
Җир йөзендә иң матур сүз - әни.
Ул - Һәр кеше әйтә торган беренче сүз, Һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы яңгырый.
Әни куллары - иң мәрхәмәтле Һәм назлы куллар, алар барын да эшли ала. Әни йөрәге - иң турылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.
Һәм, биш яшьме, илле яшьме - күпме генә булмасын,- кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Әниеңә мә­хәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы Һәм якты була.

________________________________________

Әниемнең кызы юк бит.

Әниемнең кызы юк бит,
Мин әнигә бер генә.
Кызы да юк, эше дә күп
Әнинең берүзенә.
Әниемнең кызы юк шул,
Мин булышам әнигә.
Аш пешерәм, җыештырам,
Кер юышам әнигә.
Магазиннан сөт апкайтам,
Ипигә дә йөгерәм.
Әниемнең кызы юк та -
Малае бар бер дигән.

Клара Булатова.


No comments: