Wednesday, September 17, 2008

Garmun Garmun Garmunnar!


My ears always prick up when I hear the word "Garmun" in a song. Here are four songs with "Garmun" in the title.

БЕР ЕГЕТ ГАРМУН САЙЛЫЙ
И.Хәбибуллин көе Р.Сүли сүзләре

Бармаклары белән гүя
Гармун телләрен саный.
Берсен ала, берсен куя,
Бер егет гармун сайлый.
Кушымта:
Гармун сайрый, сандугачтай,
Гармун сайрый да, сайрый.
Көйгә көйне ялгый-ялгый,
Бер егет гармун сайлый.
Уйнамый түзеп буламы,
Кулда гармун булганда.?
Тын гына торып кара син.
Җаның моңга тулганда.Кушымта.
Кызлар күңелен җилкетер
Гармуннар бармы монда?
Тукта-тукта, нинди көй бу?
Йөрәкне урый моңга!
Кушымта.

ГАРМУН АЛЫЙК ӘЛЕ ДУСКАЙ

Р.Гатауллин көе Г.Шакиров сүзләре

Гармун алыйк әле, дуслар,
Гармун уйнатыйк әле.
Яшь чакларның көй-моңнарын
Кабат уятыйк әле.
Бабайлар моңыннан башка
Туган җир ятим бит ул
Көйсез моңсыз үткән көннәр
Яшәлмәгән көн бит ул
Йөрәкләрне җилкендерсен
Тальянның көмеш чыңы
Бар яшьләрнең күңеленә
Керсен халкыбыз моңы

ГАРМУН

Билгесез Ә.Ерикәй сүзләре

Алтын минем туган илем.
Көмеш телле гармуным;
Гармун җырлый яшьлегемнең
Бар шатлыгын, бар моңын.
Биергә дә, җырларга да
Гармун булса шәп була;
Яшь кызларның йөрәгендә
Дәрт булмаса, дәрт туа.
Матур кызга гашыйк булсам,
Гармун ача күңелемне;
Матур итеп сөйләп бирә
Күңлемдәге серемне…
Зур походлар искә төшә
Гармун алсам кулыма;
Авыр юлны җиңеләйтте ул
Юлдаш булды улымда.
Уенда да, көрәштә дә
Ямь юк гармун булмаса,
Эх, гармуным, бөтен җирдә
Яшьләр белән лабаса.

ИХ, ГАРМУННАР УЙНЫЙ БЕЛСӘМ

Билгесез Н.Хәким сүзләре

Их, гармуннар уйный белсәм,
Моңлы җыр сузыр идем.
Моңсызларга моңнар биреп
Бер җырлап узыр идем.

No comments: