Tuesday, September 16, 2008

Sineng Nuring

СИНЕҢ НУРЫҢ

Ф.Хәтипов көе Х.Туфан сүзләре

Кояшта тудың микән,
Йолдызда тордың микән?
Өйгә ай кергәнме дисәм,
Ул синең нурың икән.
Кигәннәрең ал икән,
Гөләп белән пар икән
Алны уңмый диләр икән,
Халык сүзе хак икән.
Көрфекләрең кагасың
Моңсу гына багасың,
Ай кояштан нурлар ала,
Син каян аласың?

No comments: