Friday, August 1, 2008

Allah - I Tegale


Another from Gabdullah Tukay. I love the tune that we would sing these words to, and it's not the serious tune that you'd expect with this title:


Таян Аллага
Габдулла Тукай

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала! Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син аллага! Йа ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл; Ул - рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул! Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән, Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән. Пакь җаның һәм пакь тәнең - барлык вөҗүдең пакь синең: Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең! Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына; Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә! Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала! Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син аллага! Гаршенә - югарыга, куккә.

No comments: